1991 елның 21 июнендә Гамәлгә кую съездында оештырыла. Бөтенсоюз Профсоюзлар үзәк советы Президиумының (ВЦСПС) 1958 ел 17 гыйнвар карары нигезендә төзелгән Бөтенсоюз уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең (ВОИР) Татарстан өлкә оешмасы (1958 елның 8 августында оеша) дәвамчысы.

Җәмгыятьнең төп максатлары: эшчеләрне, инженер-техник хезмәткәрләрне уйлап табуларга һәм рационализаторлыкка актив катнаштыру; уйлап табуларны һәм рационализаторлыкны көчәйтү. Җәмгыятьнең Татарстан өлкә һәм җирле советлары предприятие һәм учреждениеләрдәге башлангыч оешмалары аша ярышлар, смотрлар, тематик конкурслар, үзешчән авторларның күргәзмәләрен, Җәмгыять активын һәм белгечләрне уйлап табу һәм рационализаторлык мәсьәләләре буенча укытуны, башка төбәк уйлап табучылары белән иҗади тәҗрибә уртаклашуларны оештыралар, сәнәгый тәҗрибә үрнәкләрен ясаганда матди ярдәм күрсәтәләр.

1960–1970 елларда оештыру-массакүләм чаралар даими үткәрелә башлый, рационализаторлык эше авыл хуҗалыгында, төзелештә, азык-төлек сәнәгатендә дә активлаша. Иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен республика предприятиеләрендә 2300 иҗади комплекс һәм 310 иҗтимагый-конструкторлык бригадасы (1963) төзелә, аларда 10 меңнән артык кеше исәпләнә. 1965 елда җәмгыятьнең Татарстан өлкә советында Татарстан патентлар институты ачыла (1992 елдан — Патент белгечләре һәм предприятие-оешмаларда уйлап табулар һәм рационализаторлык эшен оештыручылар әзерләү курслары), һәм ул 1965–1992 еллар эчендә предприятиеләрнең патент хезмәте өчен 2 меңнән артык белгеч әзерли.

1958–1987 елларда рационализаторлык тәкъдимнәре һәм уйлап табу турында белдерүләр ясаучы авторлар саны республикада 33 меңнән 84,6 меңгә кадәр арта, гамәлгә кертелгән рационализаторлык тәкъдимнәре саны 24,5 меңнән 68 меңгә, уйлап табулар 40 тан 749 га (1975 елда 1185), алардан алынган файда 58 млн нан 153,4 млн сумга кадәр җитә. Җәмгыятьнең Татарстан оешмасы республика халык хуҗалыгының фәнни-техник үсешенә зур өлеш кертә, ВЦСПСның, ВОИР Үзәк советының Мактау грамоталары, Бөтенсоюз соц. ярышларының дипломнары, күчмә вымпеллары белән бүләкләнә.

1990 еллардан Татарстан Республикасының Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте төп игътибарны методик-оештыру эшләренә, белгечләрне өйрәтүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә, рационализаторлык һәм уйлап табуларга караган мәсьәләләргә хокукый һәм матди ярдәм күрсәтүгә, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә балаларның техник иҗатын үстерүгә юнәлтә. Җәмгыять «Уйлап табарга өйрән» («Учись изобретать», 1998, 2016), «Татарстан Республикасында уйлап табулар» («Изобретательство в Республике Татарстан», 2001), «Үзенчәлекле эшләнмәләрдән — уйлап табуларга» («От оригинальных самоделок — к изобретательству», 2004), «Яшь уйлап табучыларга» («Юным изобретателям», 2015) басмаларын, «Яшь уйлап табучы китапханәсе» («Библиотека юного изобретателя», 2007) сериясеннән 9 китап нәшер итә; «Лучшие изобретения года» бюллетене, «Изобретатель» газетасы чыга. 2015 елда ТРда 21,7 мең кеше рационализаторлык тәкъдиме һәм уйлап табу турында гариза кертә; 41,2 мең рационализаторлык тәкъдиме һәм 1320 яңа уйлап табу файдаланыла; икътисади отыш 13,7 млрд сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасының Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте — «ТР предприятие, оешма һәм учреждениеләре арасында уйлап табу, рационализаторлык һәм патент-лицензия эшенең иң яхшы куелышы», «XXI гасыр кулибиннары», «Елның иң яхшы табышы», «ТР сәнәгать предприятиеләрендә — яшьләр», «Студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр арасыннан иң яхшы уйлап табучы», «Яшьләр арасында ТР уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте премиясе лауреаты» конкурсларының төп оештыручысы. 2016 елда җәмгыять тарафыннан студентлар һәм аспирантлар өчен ТР ФАнең академик И.Б.Хәйбуллин  исемендәге стипендиясе булдырыла.

Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең өлкә һәм республика советы рәисләре: Е.И.Столбова (1958–1961), В.И.Чепегин (1961–1974), Р.К.Кәримов (1974–1977), В.В.Чемерчев (1978–1993), М.Ю.Әюпов (1993–2010), Л.Г.Гайсин (2010 елдан).

Автор — М.Ю.Әюпов