Биографиясе

1886 елның сентябре, Казан губернасы, Казан өязе Ташкичү авылы – 1938 елның 12 ноябре.

1897–1903 елларда Казанда мәдрәсәдә укый. 1903–1907 елларда Әстерхан шәһәрендә укытучы булып эшли. Шул елларда беренче язмалары «Шәркый рус» (Баку шәһәре) һәм «Борһане тәрәкъкый» газеталарында күренә башлый.

«Туп» журналын оештыручыларның берсе һәм аның чынлыкта мөхәррире була.

1907 елда Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм анда 1914 елга кадәр «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе басмаханәсе» ширкәтендә эшли.

1914 елда үзенең 1918 елга кадәр эшләп килгән «Белек» исемле нәшриятын ача һәм анда «Кармак» журналын, фәнни-популяр брошюралар, уку-укыту әсбаплары һәм дәреслекләр («Төрки сарыфы», 1910) редакцияли һәм бастыра. «Төрки уку» (1911) хрестоматиясен төзи.

Шул ук елларда татар теленә А.С.Пушкинның «Буран» («Метель») повестен, Л.Н.Толстойның «Хаҗи Морат» («Хаджи-Мурат») һәм «Крейцер сонатасы» («Крейцерова соната») әсәрләрен тәрҗемә итә. К.Н.Батюшков, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов шигырьләренең аның тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләре үз шигырьләре белән беррәттән Оренбургта басылган «Ник язылганнар?» (1912) җыентыгына кертелә.

1919 елда Башкортстан АССР Мәгариф халык комиссариатының кантон бүлегендә, 1920 елда Оренбург, Мәскәү шәһәрләрендә мәгариф системасында һәм нәшриятларда эшли.

1921 елда Оренбургта әзерләүләр артеле оештыра, ләкин властьлар тарафыннан ул 1923 елда ябыла.

1925–1926 елларда Мәскәүдә Үзәк нәшриятта эшли.

1937 елда М.Галәү милләтчелектә гаепләнеп кулга алына; кулъязмалары конфискацияләнә һәм югала.

1938 елда атып үтерелә; соңыннан аклана.

Иҗаты

М.Галәүнең актив иҗат чоры 1920 елларга туры килә.

Яңаның иске белән көрәше, авыл-шәһәр мөнәсәбәтләре, яңа кеше тәрбияләү темаларына багышланган очерклары һәм хикәяләре белән матбугатта еш чыгышлар ясый.

1920 елларга хас булган яңа кыйммәтләрне мактау, искелек билгеләрен инкарь итү күренешләре «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928), «Күпнең берсе» (1931) исемле җыентыкларга кергән хикәяләрендә чагылыш таба. Мәсәлән, 1934 елда Мәскәүдә рус теленә тәрҗемә ителеп басылган «Кабулсай» романында мөселман татарларның күмәкләшү чорындагы психологиясен үзгәртү идеясе – татар авылларында дуңгыз фермалары төзү, яңа кеше формалашу Туктамыш картның диннән ваз кичүе аша күрсәтелә.

М.Галәү үзен драматургиядә дә сынап карый: «Салам-торханнар» (1926), «Пугач явы» (1926) пьесаларын яза.

1920 еллар ахырында М.Галәү дүрт китаптан торырга тиешле «Канлы тамгалар» исемле эпопея өстендә эшли башлый. Анда 1877–1917 еллар вакыйгаларын, татар крәстиәненең милли һәм социаль азатлыкка таба үткән катлаулы юлын тасвирлау күздә тотыла. Сюжеты конкрет тарихи вакыйгаларга нигезләнә.

«Ил тыныч чакта» исемле беренче китап авылдагы социаль каршылыкларның кискенләшүенә китергән 1877 елдагы ачлыкны сурәтләүгә багышлана.

«Ил өреккәндә» исемле икенче китабында язучы 1897 елда үткәрелгән халык санын алу вакыйгаларын һәм татар крәстиәннәренең 1894 елда массакүләм рәвештә Төркиягә күчеп китүен яктыртырга.

«Сабак» дип аталачак өченче китап рус-япон сугышын һәм 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларын, «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче китап Октябрь революциясен чагылдырырга тиеш була.

Бу ниятен язучы өлешчә генә тормышка ашыра ала: ике китап язылып бетеп, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән Мәскәүдә 1930 һәм 1934 елларда басылып чыга. Алар татар әдәбиятында яңа реалистик тарихи роман жанрына нигез салалар.

«Болганчык еллар» («Муть») романында заманына хас булган идеологик карашлар кысаларында М.Галәү үз игътибарын социаль каршылыкларны сыйнфыйлык белән аңлатуга юнәлтә. Сафа, Таҗи, Саҗидә кебек төп уңай геройлар мисалында автор аларның сыйнфый үзаңнары барлыкка килүенең һәм үсешенең сәбәбе итеп авыр тормышны һәм гаделсезлекне күрсәтә.

«Мөһаҗирләр» романында М.Галәү «Болганчык еллар» романы геройларының язмышларын яңа тарихи вазгыятьтә тасвирлый: татар крәстияннәре Төркиягә күчә, революцион идеяләр татар авылларына үтеп керү сәбәпле, аларда сыйнфый үзаң уяна һәм үсеш кичерә.

Бу романнар татар теленә 1960 елларда гына (Р.Даутов һәм Я.Халитов тарафыннан) тәрҗемә ителәләр һәм Казанда «Болганчык еллар» (1976) һәм «Мөһаҗирләр» (1977) исемнәре белән нәшер ителәләр.

Әдәбият

Даутов Р. Әдипнең фаҗигасы // Казан утлары. 1966. № 9.

Автор – Ф.М.Мусин