Тарихы

XVIII–XIX йөзләр чигендә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 168 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан – Краснококшайск) өязе Күлле Киме волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алан-Бәксәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Илләт”, “Шөмлән” һәм Горький исемендәге колхозлар оештырыла, 1950 елда алар Горький исемендәге колхозга берләштерелә. 1958 елдан – “Новая жизнь” колхозы (колхоз идарәсе Алан-Бәксәр авылында урнаша), 1994 – 2006 елларда – “Новая жизнь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2013 елдан – “Әсән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1859 елда – 73,
1897 елда – 149,
1908 елда – 244,
1920 елда – 211,
1926 елда – 248,
1938 елда – 296,
1949 елда – 236,
1958 елда – 148,
1970 елда – 95,
1989 елда – 38,
2002 елда – 9,
2010 елда – 3,
2017 елда – 4 кеше (руслар).