Ризык әзерләү, саклау һәм куллану өчен файдаланыла торган савыт-сабаны; төрле предметлар һәм кием-салым саклау өчен савытларны, җиһазларны; шәхси гигиена һәм торак гигиенасы әйберләрен үз эченә ала.

Кызыл балчыктан ясалган кувшин

Хуҗалык кирәк-яраклары үрнәкләре

Төбәктә хуҗалык кирәк-яракларының беренче үрнәкләре таш гасырда барлыкка килә, бронза гасырда үсеш ала. Борынгы заманда һәм урта гасырларда төбәк халкы агач, балчык һәм металл хуҗалык кирәк-яракларыннан файдалана. Төбәктә казан б.э. ның IV–V йөзләреннән кулланыла, шуңа салып ризык пешергәннәр һәм кыздырганнар. Мичтә ризыкны кайнар эшкәртү башлангач, хуҗалык кирәк-яракларының исәбе шактый арта. Киң авызлы, тәбәнәк ирнәүле, түгәрәк, төпкә таба тарайган балчык чүлмәкләр таралыш ала. Чүлмәкләр 200–300 г нан 30–40 л га кадәр сыйдырышлы төрле зурлыкта була.

XVIII–XIX йөзләрдә йортларда коелган чуен чүлмәкләр (чуеннар) кулланыла башлый; аларда аш һәм ботка пешерәләр, тирән табаларда кыздыралар һәм камыр ризыклары әзерлиләр; алар янына ухват, кисәү агачы һәм табагач өстәлә. Сөт продуктларын һәм эчемлекләрне (бал яки буза) саклау, күчереп йөртү өчен 2–3 л сыйдырышлы тар муенлы чүлмәкләр һәм кувшиннар, 30 л га кадәр сыйдырышлы зур чүлмәкләр кулланылган. Хуҗалыкта шулай ук төрле пычаклар, он иләү өчен иләкләр, сөт һәм су чиләкләре (XIX йөз ахырына кадәр агачтан эшләнгәннәр, соңрак металл чиләкләр өстенлек иткән) файдалануда булган.

XX йөз уртасына кадәр татарларда кухняда агач хуҗалык кирәк-яраклары (тәлинкәләр, кружкалар, кашыклар, җамаяклар һ.б.) киң кулланылган. Ипи пешергәндә дә агач савыт-саба файдаланылган: яркалардан тыгызлап җыелган һәм кыршау белән беркетелгән, яки тоташ агачтан чокып ясалган күәс чиләгендә камыр изгәннәр, аны сай ялгашка салып басканнар һәм махсус металл формаларга салганннар. Су, квас, әйрән, буза һ.б. эчемлекләрне чумырып алу өчен озынча формада чокып ясалган, сабының очы аска таба бөгеп эшләнгән кыска саплы чүмеч кулланганнар. Катык оету һәм күчереп йөртү өчен кечкенә кисмәк файдаланылган. Тыгыз ябыла торган зур булмаган кисмәкләрдә бал, еш кына сары май саклаганнар. Шикәр, тоз ваклаганда, тәмләткечләр, кипкән шомырт һәм корт төйгәндә саплы киледән файдаланганнар; казаннан яки чуеннан ризыкны агач чүмеч белән алганнар. Безнең көннәргәчә һәртөрле мичкәләр һәм кисмәкләр, продуктлар хәзерләү һәм саклау өчен кәрзиннәр һәм тартмалар, камыр басу өчен куна һәм уклаулар, продуктларны туглау һәм бәрәңге төю өчен тукмаклар кулланылышта кала.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында татарларның көнкүрешенә фабрикаларда һәм заводларда җитештерелгән металл (шул исәптән эмальле), фаянс һәм пыяла савыт-саба үтеп керә. Аеруча чәй савыт-сабасы таралыш ала. Чәйне түгәрәк төпле һәм тәлинкәле кечкенә тәбәнәк касәләрдән (татар касәләре — чынаяклардан) эчәргә яраталар. Табынга чәй кашыклары, ягъни бал кашыклары, шикәр һәм бал өчен махсус савыт-саба, шулай ук фарфор май савытлары куела. Самовар һәм чәй пешерә торган чәйнек чәй эчүнең зарури атрибуты була. Чәй савыт-сабасы табынга бакыр яки тимер подносларда китерелә. XIX йөз ахырына — XX йөз башына кадәр хуҗалык кирәк-яракларын, бигрәк тә аларның агачтан (бизәкле Хохлома кашыклары популярлык казана) һәм каен тузыннан эшләнгәннәрен бизәкләү традициясе яшәп килә.

Агач җамаяклар

Аш бүлмәсендә үзгәрешләр

XX йөзнең 2 нче яртысында татарларның аш бүлмәсе зур үзгәрешләр кичерә. Газ һәм электр плитәләрен файдалану аш бүлмәсе кирәк-яракларының яңаруына китерә: казаннар, чуеннар, агачтан һәм балчыктан эшләнгән хуҗалык кирәк-яракларының зур өлеше кулланылыштан чыга. Гаиләләрдә, иң элек шәһәр җирендә, хуҗалык кирәк-яракларының металл һәм эмальле савыт-сабадан, электр чәйнекләреннән, самоварларыннан һ.б. дан гыйбарәт зур җыелмасы барлыкка килә.

Керогаз

Шәхси гигиена кирәк-яраклары

Шәхси гигиена һәм йортның эчен җиһазлау белән бәйле предметлар зур әһәмияткә ия була. Кер өслеген тигезләү өчен татарлар озак вакытлар уклау һәм сырлы такта яки кырлы бәләк кулланганнар. Бөгәрләнгән әйберләрне ышкылап шомартылган таякка чолгап, тигез өслек буйлап кырлы бәләк тәгәрәткәннәр, бәләкнең сырлары тукымадагы җыерчыкларны тигезләгән (әлеге тигезләү конструкциясен руслар «рубель» дип атаганнар). XVIII йөз уртасында беренче җылытулы үтүкләр (яссы түбән өслекле һәм тоткалы чуен кисәге) барлыкка килә башлый. Аларны мичтә кыздырганнар; башлыча тупас материяле тукымаларны тигезләгәннәр. XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында эченә утлы күмер салынган үтүкләр барлыкка килә. XX йөзнең 2 нче яртысында аларны электр үтүкләре алыштыра.

Татарларның шәхси гигиенасына хас деталь юыну һәм таһарәт алу өчен кулланылган бакыр яки җиз савытлардан — зур таслардан һәм комганнардан гыйбарәт була; сөлге белән бергә алар татар йортының ачык этник һәм дини символын тәшкил итәләр.

XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы күмер үтүге

Йорт җиһазы

XVIII йөздә — XX йөз уртасында сәкедәге сандык яки бер-берсе өстенә куелган кечкенә сандыклар татар өендә зарури җиһаз була. Татарларга әйберләр һәм кием-салым саклау өчен махсус башлыча Пермь губернасы һөнәрчеләре тарафыннан бизәкле яки ялтыравык калай белән тышланган, еш кына музыкалы эчке йозак куелган сандыклар эшләнә.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында татар йорты интерьерында (бигрәк тә сәүдәгәрләр, руханилар һәм таза тормышлы крәстияннәр йортларында) суга торган дивар сәгатьләре мөһим предмет була. Этнограф Н.П.Штейнфельд «Дивар сәгатенә карата татарлар аеруча һәвәслек кичерәләр. Бай йортта һәр бүлмә зарури рәвештә сәгать белән бизәлгән» дип билгеләп уза. Сырланган агач кысаларга куелган көзгеләр дә югары бәяләнгән. алар йортның түр ягында, тәрәзәләр арасындагы диварларда берничә данә урнаштырылган.

Әдәбият

Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. К., 1844;

Штейнфельд Н.П. Малмыжские татары, их быт и современное положение // Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1894 г. Вятка, 1893; 

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953; 

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; 

Татарская кухня. К., 1985; 

Мухамедова Р.Г. Пища и домашняя утварь // Татары. М., 2001.  

сарыАвтор — Р.Р.Батыршин