1929 елда Көчек авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән Әгерҗе районы составына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Яңа Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Трактор” колхозы оештырыла, 1950 елда Варкләд (Әрем), Вольный Труд, Яңа Никольский, Яңа Бәзәкә, Иске Никольский, Яңавыл авылларын берләштергән Ленин исемендәге колхоз составына керә.

Халкы “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, “Руслан” авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1947 елда – җидееллык, 1970 елда – сигезьеллык (1987 елда яңа бина төзелә), 1990 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2007 елда мәктәпкә балалар бакчасы кушыла, 2010 елдан – тулы булмаган урта мәктәп, 2011 елдан башлангыч мәктәп – балалар бакчасы.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Э.Ф.Әхмәтова (1978 елда туган) – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары (2015 елдан), ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре;

Р.Г.Мулланурова (1946 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1938 елда – 517,
1958 елда – 362,
1970 елда – 422,
1979 елда – 396,
1989 елда – 340,
2002 елда – 331,
2010 елда – 325,
2015 елда – 315 кеше (татарлар).