Бертуган Дмитрий Александрович (1835 — 1918 елның 13 гыйнвары), Аким Александрович (1843 — 1917 елның 21 апреле) һәм Пётр Александрович (1846 — 1921 елның 20 августы) кечкенәдән әтиләре (крепостной крәстиян) белән ярминкәләр һәм халык күңел ачулары вакытында төрле шәһәр мәйданнарында һәм урамнарында балаганнарда чыгыш ясыйлар.

1873 елда — Пензада, 1876 елда — Саратовта, 1886 елда Мәскәүдә үз циркларын ачалар. 1887 елларда Никитиннар Казанда Николаев мәйданында үз акчаларына цирк өчен таш бина төзү тәкъдиме белән Казан шәһәр идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. 20 елдан бу бина шәһәр милкенә күчәргә тиеш була. Эчке эшләр министрлыгы белән килешү вакыты 3 елга сузыла.

1890 елда Казанда павильоннары Николаев мәйданында урнашкан фәнни-сәнәгый күргәзмә уздырыла, шуңа бәйле рәвештә циркның агач бинасы Мунча күле урынында торгызыла. Цирк 1890 елның 20 маенда ачыла.

Шулай ук кара Казан циркы.