Тарихы

1665–1667 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Бистюрлеев Враг буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук күмер яндыру, такта яру һәм балта эше кәсепчелеге, сәүдә итү, Донбасс шахталарына китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 3 мәдрәсә, 10 сәүдә һәм 8 сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1622,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Мөчәли волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Шылангы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – “Кызыл юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Мөдәррисов), 1945 елда аңардан “Кызыл Йолдыз” колхозы аерылып чыга, 1950 елда – ”Кызыл юл” колхозына, 1960 елда “Авангард” колхозы белән (Матак авылы) берләштерелә. 1980 елда үзгәртелә, аңардан мөстәкыйль “Чулпан” колхозы (Шылангы авылы) аерылып чыга. 1995–2007 елларда – “Чулпан” күмәк предприятиесе, хәзерге вакытта “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә керә (үсемлекчелек).

2006 елдан шулай ук “Мәхмүтов” крәстиян-фермер хуҗалыгы (катнаш авыл хуҗалыгы) була.

1930–1960 елларда “Передовик” һөнәрчелек артеле һәм инвалидлар өчен “Трудовик” артеле эшли: агачтан арба, чана, мичкә ясыйлар.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1984 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1997 елда яңа бина төзелә).

Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – А.Ф.Якупов, экспонатлары авыл һәм мәктәп тарихына, шул төбәк халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышлана) эшли.

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан, 1997 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (2012 елдан яңа бинада), китапханә (1923 елда уку өе буларак ачыла, 1997 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), “Идиятулла” мәчете (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында театр коллективы (1993 елдан), “Гөлҗамал” татар фольклор коллективы (1997 елдан), “Яшьлек” хореография коллективы (2007 елдан, 2013 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – О.В.Ефремова) эшли.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле “Чиста Алан” табигать истәлеге (2008 ел, мәйданы 280 гектар) урнашкан. Ул ерымлы-сызалы системаның ике ягы буйлап тар полоса булып уза, аның төбе буенча Бизнә елгасына коючы чишмә ага.

Флорага көпшәле үсемлекләрнең 49 ыруг һәм 23 семьялыкка караган 72 төре керә, шул иcәптән 6 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (ТРның Идел алдында 100 елдан артык күренмәгән саз билчәне; чуар һәм иткызыл бармактамыр). Җир-су хайваннарының һәм сөйрәлүчеләрнең 5 төре билгеле, шуларның берсе (гади кара елан) ТРның Кызыл китабына кертелгән; Кошларның 16 төре бар, шул иcәптән сары корташар, болын карчыгасы (ТРның Кызыл китабында). Имезүчеләрнең 2 төре билгеле.

Күренекле кешеләре

К.Ш.Айметдинов (1909–2003) – хәрби хезмәткәр, истребительләр авиациясе штурманы, полковник, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

И.Ш.Алиев (1932–2010) – тау инженеры, нефтьче, мактаулы нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почёт Билгесе” ордены кавалеры;

Г.Ф.Вахитов (1871–1944) – совет хакимиятен, беренче колхозларны оештыручыларның берсе, Татарстанның Социалистик төзелеш Герое, Гражданнар сугышында катнаша.

Халык саны

1859 елда – 909,
1897 елда – 1363,
1913 елда – 1980,
1920 елда – 2009,
1926 елда – 2044,
1938 елда – 2074,
1949 елда – 1659,
1958 елда – 1537,
1970 елда – 1981,
1979 елда – 1475,
1989 елда – 846,
2002 елда – 795,
2010 елда –763,
2018 елда – 661 кеше (татарлар).