Тарихы

Авылга 1870 елларда нигез салына. Большие Ключи авылының Иоанн Богослов чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынганкөннән авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Большие Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Привет Труду” колхозы оештырыла. 1957−2008 елларда авыл “Ключи” кошчылык совхозы составында (үзәк утары Большие Ключи авылында).

Халык саны

1920 елда — 376,
1926 елда — 419,
1938 елда — 366,
1949 елда — 304,
1958 елда — 202,
1970 елда — 133,
1979 елда — 51,
1989 елда — 31,
2002 елда — 23,
2010 елда — 21,
2017 елда — 17 кеше (руслар).