- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (10.1.1944), гвардия сержанты
1920 елның 6 декабре (башка мәгълүматлар буенча 22 сентябре), Спас кантоны (хәзерге Алексеевск районы) Базяково авылы — 1948 елның 19 июле, Мари АССР, Волжск шәһәре.
Башлангыч авыл мәктәбендә, аннары Казанның 15 нче урта мәктәбендә укый. Казанда машина-трактор остаханәсендә эшли.
1937 елда Лопатино посёлогына (1940 елдан Волжск шәһәре) күченеп китә, Мари кәгазь комбинатын төзүдә катнаша.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында. Ерак Көнчыгышта Тын океан флотының торпеда катерларында хезмәт итә.
1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы армиянең 2 нче гвардия һава десанты дивизиясе 7 нче гвардия һава десанты полкының отделение командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск сугышында катнаша (1943).
1943 елның 8 октябрендә Медвин авылы янында (Украина ССРның Киев өлкәсе Чернобыль районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, взвод белән җитәкчелекне үз өстенә ала, дошманның 8 һөҗүмен кире кайтара, аңа зур зыян китерә. Яралана, сугыш белән җитәкчелек итүне дәвам итә.
Демобилизациядән соң (1945), Волжск шәһәрендә яши, кирпеч заводы директоры булып эшли.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Волжск шәһәрендәге бер урам Федин исемен йөртә, шәһәр паркында Геройга бюст куела.
Федин исеме Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта мемориаль комплекс территориясендә мемориаль тактада мәңгеләштерелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 211, 218, 219;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 159.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.