Биографиясе

1951 елның 13 июле, Казан — 2021 елның 24 октябре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1973) һәм шунда (1977 елдан) эксперименталь фонетика лабораториясе мөдире, проректор (2000-2002), теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта филология факультеты деканы (2002–2011) булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрки-рус тел бәйләнешләренә, рус һәм татар лингвографиясенә, гамәли һәм компьютер лингвистикасына карый. Галиуллин рус теле лексикасындагы төрки катламның барлыкка килүен хронологик тәртиптә тикшерә, рус һәм татар лингвографиясенең теоретик һәм гамәли аспектларын, XVI–XVII йөзләргә мөнәсәбәтле Казан төбәге рус язма истәлекләренең сүзлек составын өйрәнә, рус һәм татар телләренең компьютер сүзлекләрен төзи.

Хезмәтләре

Компьютерная лингвография. К., 1995 (автордаш);

Казанский край: Словарь памятников XVI века. К., 2000 (автордаш);

Казанский край: словарь языка памятников первой четверти XVII века. К., 2008.

Әдәбият

Кто есть кто в лингвистике XX века. Сыктывкар, 1999. Т. 1.