- РУС
- ТАТ
фольклор жанры; тарихи шәхесләр, вакыйгалар, төбәкләр турында нәселдән нәселгә күчеп, телдән сөйләнә торган хикәя
Риваять үзләре шаһит булган вакыйгаларда катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килеп (легендадан аермалы буларак), сәнгатьчә эшкәртелә.
Татар риваятьләренең күпчелеге халык тарихы белән бәйле. Тарихи риваятьләрнең тематик төркемнәре халык тарихының төп этапларына тәңгәл килә.
Борынгы риваятьләр Идел буе Болгар дәүләте чоры турында хикәяли (мәсәлән, «Болгар каласының корылуы», «Белемле кеше»). Аның башкаласының барлыкка килүен кайбер риваятьләр Искәндәр Зөлкәрнайн (Александр Македонский), ә җимерелүен Аксак Тимер исеме белән бәйли («Болгарның харап булуы», «Кырык кыз» һ.б.). Риваятьләрнең күпчелеге Казан ханлыгы чорына багышлана. Аларда шулай ук Аксак Тимер исеме очрый («Утсыз кайный торган казан»; «Туйбикә казаны» һ.б.). Риваятьләрнең күпчелеге Казан ханбикәсе Сөембикә («Сөембикә»; «Патша хәйләсе» һ.б.), Казанны басып алган Явыз Иван («Явызлыгы башына җиткән»; «Явыз Иван ничек Казанга сугыш ачкан» һ.б.) турында хикәяли.
Риваятьләрдә Рус дәүләтенә Себер ханлыгы кушылу тарихы чынбарлыктагы вакыйгалардан шактый аерылып, үзгәртеп аңлатыла («Бараба халкы»; «Күчем хан» һ.б.).
Крәстияннәрнең баш күтәрүләренә багышланган тематик төркемгә «намуслы юлбасарлар» турындагы риваятьләр керә. Аларның геройлары — баш күтәрүчеләр отряды җитәкчесе Салават Юлаев, аның отрядыннан Әпсәләм Аитов, Е.И.Пугачёвның көрәштәше Бәхтияр Канкаев һ.б. кебек чын тарихи шәхесләр («Миндулла куышы»; «Юлай карагае» һ.б.).
Гаилә-көнкүреш риваятьләре татар халкының көндәлек тормышына, гаиләдәге тәртипләргә багышлана («Сак-Сок көе», «Мәрьямкәй белән Булат»; «Налог өчен сатылган кызлар» һ.б.). Топонимик риваятьләр табигать объектлары — таулар, ерымнар, сазлык, болын, елга, күлләр («Мәликә чокыры», «Батырша үзәне», «Баллы елга», «Сәрби күле»), торак пунктлар («Бакырчы», «Мамадыш», «Андреевка» һ.б.) исемнәренең тарихына багышлана.
Риваятьләрне XIX йөз уртасында В.В.Радлов өйрәнә башлый («Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре», «Образцы народной литературы тюркских племён», 1–10 бүлек, СПб., 1866–1907), аларны шулай ук К.Насыйри дә өйрәнә.
Татарстанда һәм Россиядә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә риваятьләр өйрәнү белән ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шөгыльләнә.
Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. К., 1987;
Болгар, Казан төшми телләрдән: Риваятьләр һәм легендалар // Татар халык иҗаты: Хрестоматия. К., 2005.
Автор — Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.