1) Драматургия жанры; үткен интригалы, гадәттән тыш эмоциональ, яхшылык белән явызлык кискен каршы куелган пьеса

Анда катнашучылар катлаулы язмышлар, гадәттән тыш көчле хисләр белән аерылып торалар, чынга охшамаган четерекле хәлләргә тап булалар. Язмыш сынауларына карамастан, уңай геройлар һәрвакыт җиңүгә ирешә. Мелодрамада музыка киң кулланыла (соңрак аның роле сизелерлек кими төшә). Франциядә 1790 еллар ахырында, Россиядә 1820 еллар ахырында барлыкка килә. Татар драматургиясендә мелодрама жанрына, беренчеләрдән булып, М.Фәйзи мөрәҗәгать итә. Аның «Кызганыч» романтик мелодрамасында (1914) гашыйк геройлар гадәттән тыш хәлләргә юлыгалар. Алар бер-берсен бик яраталар, милләткә хезмәт итү теләге белән яшиләр. Мәхәббәтнең тирәнлеге, трагик коллизияләр, сагышлы җыр-музыка тамашачыга эмоциональ яктан көчле тәэсир ясый.

М.Фәйзинең «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), «Асылъяр» (1920), «Адашкан күңел» (1923), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1926) һ.б. пьесалары мелодрама жанрына карый. 1960–1980 елларда мелодрама жанрының җанлануы Х.Вахит, Ш.Хөсәенов, Т.Миңнуллин, И.Юзеев һ.б. иҗатында күзәтелә. XX йөз ахыры — XXI йөз башы татар драматургиясендә Р.Сәгъди («Сынган беләзек», 1997), И.Мәхмүтова («Син бит минем бергенәм», 1997), Т.Миңнуллин («Эзләдем, бәгърем, сине», 2001) һ.б. иҗатында үстерелә.

2) Катнашучыларның сөйләме (диалог һәм монолог) белән кушылып бара торган музыкаль-драматик сәхнә әсәре

Европада XVIII йөздә — XIX йөз башында киң тарала. Татар драматургиясендә беренче музыкаль пьеса — М.Фәйзинең «Галиябану» (1917) әсәре.

Тора-бара андый әсәрләр музыкаль драмага карый башлый (К.Тинчуринның «Кандыр буе», 1932 һ.б.).

Әдәбият          

Татар совет театры: Очерклар. К., 1975;

Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. К., 1980;

Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. К., 1982;

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. К., 2007.

Автор — Ә.М.Закирҗанов