Казан физика-математика җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1891–1923, 1945–1949 елларда Казанда, 1924–1938 елларда Мәскәүдә рус телендә серияләп, Җәмгыять советы мөхәррирлегендә елга 3-4 сан нәшер ителә.

Беренче мөхәррире – А.В.Васильев, 1924 елдан редакция комитеты составында Казан университеты профессорлары В.А.Баранов, Д.Н.Зейлигер, А.П.Норден, А.П.Котельников, Н.Н.Парфентьев, К.П.Персидский, В.А.Ульянин, П.А.Широков, Н.Г.Чеботарёв, Н.Г.Четаев була.

Исеме берничә тапкыр үзгәрә: 1891–1917 елларда – «Известия физико-математического общества при Императорском Казанском университете», 1925–1933 елларда – «Известия физико-математического общества при Казанском университете имени В.И.Ульянова-Ленина», 1936–1938 елларда – «Известия физико-математического общества и научно-исследовательского института математики и механики при Казанском университете им.В.И.Ульянова-Ленина», 1945–1949 елларда – «Известия Казанского физико-математического общества при Казанском государственном университете им.В.И.Ульянова-Ленина».

Журнал серияләп чыгарыла, 1 нче сериясен «Император Казан университеты каршындагы табигать фәннәре белгечләре физика-математика җәмгыяте секциясенең утырышлар беркетмәләре җыелмасы»ның 8 томы (1883–1891 еллар) тәшкил итә, 2 нче сериягә 25 томы (1891–1925), 3 нче сериягә 14 том (1926–1949 еллар) керә. Соңгы том «Учёные записки Казанского университета» журналының 4 нче китабы, 109 нчы томы була.

Юнәлеше

Журнал 2 бүлектән тора: беренче бүлектә җәмгыять утырышларында укылган, шулай ук Н.И.Лобачевский исемендәге бүләкне алу конкурсына җибәрелгән математика, механика, астрономия, физика өлкәсенә караган оригиналь һәм тәрҗемә ителгән материаллар урнаштырыла; икенчесендә җәмгыять елъязмаларын чагылдыручы (еллык отчётлар, шул исәптән керем-чыгым сметалары, җәмгыять әгъзаларының исемлекләре, уздырылган төп чаралар, күренекле галимнәрне данлау һәм башкалар турында) мәкаләләр урын ала.

Физика-математика фәннәренең килеп чыгышы һәм үсеше тарихына күп игътибар бирелә. Җәмгыять китапханәсенә аерым кешеләр һәм оешмалар тарафыннан бүләк ителгән, сатып алынган китаплар һәм вакытлы матбугат басмаларының исемлекләре, бу тематика буенча Казан кибетләрендә сатыла торган китаплар турында белдерүләр, физика-математика фәннәре турында илдә һәм чит илләрдә барлыкка килгән хезмәтләрнең библиографияләре, фән яңалыклары, халыкара фәнни конференцияләр турында мәгълүматлар бирелә.

Исемнәре дөнья күләм билгеле күренекле галимнәрдән А.В.Васильев, В.Г.Имшенецкий, М.А.Ковальский, П.И.Котельников, П.С.Назимов, Н.Н.Парфентьев, П.С.Порецкий, Ф.М.Суворов, Н.Г.Чеботарёв һәм башкаларга багышланган мәкаләләр, истәлекләр, некрологлар басыла, журналның кайбер саннары аерым галимнәргә багышлана.

Н.И.Лобачевскийның тормышы һәм фәнни эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә: аның хатлары, фәнни хезмәтләре кушымта итеп басыла.

Иллюстрация материалларына: чишү өчен мәсьәләләр һәм сорауларга, формулалар, сызымнар, рәсемнәргә күп урын бирелә.

Физика-математика җәмгыятенең гомерлек әгъзасы булганнар һәм әгъзалык взносларын түләп баручылар журналны бушлай ала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова