Эчтәлек

Исеме гарәпчәдән Яңа Сарай дип тәрҗемә ителә.

Шәһәргә 1330 елларда, Үзбәк хан заманында, нигез салына.

Алтын Урданың эре сәяси, дини һәм мәдәни үзәге. 1340 еллардан анда акча сугыла. Чәчәк ату чоры XIV йөз уртасына туры килә.

Шәһәр берничә кв.км мәйдан биләп тора. Планы – квартал-утар тибында, урамнар үзәктән радиаль рәвештә сузыла. Һәр кварталда җәмәгать биналары, суүткәргеч һәм канализация була; халкы төрле һөнәрчелек (керәч эшләү, тимер эшкәртү һ.б.) белән шөгыльләнә.

Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә аксөяк утарлары урнаша; якын-тирәсен су белән тәэмин итү өчен булдырылган ясалма күлләр, мәҗүси һәм мөселман зиратлары чикләп тора.

1395 елда Сарай әл-Җәдид Аксак Тимер гаскәре тарафыннан яулана һәм җимерелә. Шәһәр шуннан соң бетүгә йөз тота һәм 1440 елларда яшәүдән туктый.

Археологик калдыклары (Царёв шәһәрлеге) Актүбә елгасының әүвәлге агымында сулъяк тугайда (Волгоград өлкәсе) сакланган.

А.В. Терещенко (1843), Ф.В. Баллод (1923), 1959 елдан – Г.А. Фёдоров-Давыдов, Т.В. Гусева, В.Л. Егоров, Ә.Г. Мөхәммәдиев, И.С. Вайнер, Л.Т. Яблонский тарафыннан өйрәнелә.

Әдәбият

Баллод Ф.В. Старый и Новый Сарай – столицы Золотой Орды. К., 1923.

Поволжье в средние века. М., 1970.

Гусева Т.В. Золотоордынский город Сарай ал-Джадид. Г., 1985.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Автор – И.Л.Измайлов