- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: ? — 1563 ел.
Бикбулат бәк белән бергә идарә итә. Нугай Урдасы белән аркадашлык сәясәте йөртә.
Казан яуланганнан соң (1552 ел), Идел буенда Мәскәү патшасының йогынтысы нәтиҗәсендә һәм Күчүм хан Иртеш елгасы буйларына бәреп кергәч, Ядегәр бәк Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырту юлларын эзләргә мәҗбүр була. 1555 елда ул, Себер ханлыгын Рус дәүләте яклавына алуны һәм даими ясак билгеләүне сорап, Мәскәүгә илчеләр юллый. Иван IV үз наместнигын һәм ясак җыючыны җибәрә, ләкин Ядегәр бәк үзара килешү шартларын үтәргә ашыкмый. 1557 елда нугай морзасы Исмәгыйль йогынтысында үзен кабат Иван IV вассалы дип таный, Мәскәүгә илчеләр һәм түлисе ясакны җибәрә.
1563 елда Күчүм хан гаскәре Бикбулат бәк белән Ядегәр бәк көчләре Себер ханлыгында хакимияткә ирешү өчен көрәшкән Күчүм хан гаскәре тарафыннан җиңелә; икесе дә әсир төшә һәм җәзалап үтерелә.
Миллер Г.Ф. История Сибири. М.-Л., 1937. Т. 1;
История Сибири. Л., 1968. Т. 1.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.