Эчтәлек

Гомер еллары: якынча 1270 ел – 1312/13 ел.

Тукта – Мәнгу Тимер ханның улы. Хакимияткә Нугай бәкнең Теләбуга ханга каршы оештырылган көрәше нәтиҗәсендә килә.

1293 елда Тукта хан һәм Нугай бәк Руська яу белән баралар (уннан артык шәһәр: Суздаль, Ростов, Тверь һ.б. талана).

Тукта хан үзәк хакимиятне ныгыту һәм шәһәрләрне үстерү сәясәте алып бара. 1290 елларда асылда Алтын Урда хакименә әверелгән Нугай бәккә каршы көрәшкә күтәрелә.

Нугай сәясәте аксөякләрдә ризасызлык тудыра, алар акрынлап Тукта хан ягына күчеп бетәләр. Берничә яудан соң Нугай бәк җиңелә, әсирлеккә төшә һәм үтерелә (1299/1300). Аның үлеменнән соң Тукта хан феодалларның мөстәкыйльләшү омтылышларына каршы төшә.

Тукта хан заманында акча реформасы уздырыла һәм Алтын Урданың административ төзелеше тәртипкә китерелә, Мәмлүкләр Мисыры белән дипломатик мөнәсәбәтләре кабат торгызыла.

Әдәбият

Фәхретдинов Р. Алтын Урда ханнары. Казан, 1995.

Госманов М. Алтын Урда: башлангыч һәм мирас // Казан утлары. 2004. № 5.

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды // На стыке континентов и цивилизаций… М., 1996.

Автор – И.Л.Измайлов