Эчтәлек

1858 елның 17 июле, Ярославль шәһәре – 1925 елның 28 марты, Мәскәү.

1882 елда Мәскәү университетын тәмамлый һәм Европа (Вена, Лейпциг, Страсбург, Париж) лабораторияләре һәм клиникаларында эшли.

1888–1892 елларда Мәскәү университетында.

1892–1916 елларда Казан университеты медицина факультының нерв авырулары кафедрасы мөдире; Казан неврология мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

1917–1925 елларда Мәскәү университеты нерв авырулары клиникасы директоры. Бер үк вакытта 3 нче Мәскәү медицина институтын (1919–1925 елларда директоры) һәм Мәскәү өлкә клиник институтын (1920–1925 елларда директоры) оештыра.

Даркшевич баш миенең ике түбәле калкулыгы, эпифиз, баш мие кәүсәсе үзәге төзелешен һәм функцияләрен, күрү нервлары йөрешен һәм башка өлкәләрен (Даркшевич үзәге) тикшерә, күрү нервының бәбәктәге җепселләре схемасын төзи. Арка тартышы (нерв системасы зарарлану) авыруының сифилитик табигатьле булуын беренче булып ачыклап күрсәтә. Невроз сәбәпләрен ачыклый (баш мие кабыгы күзәнәкләрендәге элементларның бик нык ару-талуы, кызуы). Россиядә невропатология буенча беренче кулланма – «Нерв авырулары курсы» («Курс нервных заболеваний», 1–3 т., 1904–1917) авторы.

«Казанский медицинский журнал»га нигез салучы һәм беренче мөхәррире.

Хезмәтләре

О проведении светового раздражения сетчаткой оболочки глаза на двигательный нерв. М., 1888.

Важность обучения в школе письму левой рукой с медицинской точки зрения. Казань, 1912.