- РУС
- ТАТ
икътисадчы, СССР Дәүләт банкының Татарстан республика конторасы идарәчесе (1965–1976)
1912 елның 15 июле, Самара губернасы Сорочинск авылы, хәзер Оренбург өлкәсе Сорочинск шәһәре — 2002 елның 2 марты, Казан.
Самара финанс-икътисад техникумын (1932), Казан финанс-икътисад институтын (1949) тәмамлый.
1932–1976 елларда СССР Дәүләт банкының Татарстан республика конторасында эшли: икътисадчы, бүлек башлыгы (1941 елдан), контора идарәчесе урынбасары (1960–1965).
Республика халык хуҗалыгында финанс дисциплинасын, акча әйләнешен ныгытуга, кредит ресурсларының нәтиҗәлелеген һәм аларны файдалану күләмен үстерүгә зур өлеш кертә.
1967–1971 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — Г.Я.Мәүлетова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.