- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (26.8.1941), полковник (1958)
1907 елның 24 сентябре, Уфа губернасы Минзәлә өязе, хәзер ТРның Түбән Кама районы Прости авылы — 1972 елның 18 феврале, Мәскәү.
Алабуга шәһәрендә түбә ябучы, Идел һәм Кама елгаларында матрос, Пермь өлкәсенең Чусов металлургия заводында эшли.
1929 елдан СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы ОГПУ чик буе гаскәрләрендә.
1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында катнаша.
«Выстрел» курсларын тәмамлый.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, НКВД гаскәрләренең чик буе отряды штабында бүлек башлыгы.
1941 елның июнь ахыры — июль башында батырлык күрсәтә. 19 тәүлек дәвамында дошман һөҗүмнәрен кире кайтара. 14 чик сакчысы һәлак була, 40 тан артыгы яралана. Контузия алса да, сугыш белән җитәкчелеген дәвам итә. Отряд финнар көтмәгән яктан, Финляндия тарафына камалышны өзеп чыга. Сазлыклар һәм урманнар аша 160 км үтеп, яралыларны алып, 5 тәүлектән соң үзенекеләренә кушыла.
1943 елда Тәһран шәһәрендә (Иран) НКВДның 131 нче аерым чик мотоукчы полкы белән җитәкчелек итә. СССР, АКШ һәм Бөекбритания дәүләт башлыклары очрашуын саклый.
М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаганнан соң (1948, Мәскәү), Карелиядә чик буе отряды башлыгы булып хезмәт итә. 1953 елдан Чехословакиядә чик буе гаскәрләре башлыгының хәрби киңәшчесе.
1958 елдан запаста, Мәскәүдә яши.
Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Төньяк-Көнбатыш округ Суоярви чик буе отрядының 6 нчы чик буе заставасында Геройга һәйкәл, Прости авылында бюст, Түбән Кама шәһәрендә мемориаль такта куелган. Исеме Чаллының кадетлар мәктәбенә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Прости авылы урамнарына бирелгән.
Чернышёв Т.А. Застава Кайманова. Петрозаводск, 1975;
Счеревский В.С., Дрыган Ю.Д. Застава в огне. Петрозаводск, 1982;
Бессменные часовые. М., 1983;
Героям Родины – слава. Петрозаводск, 1985;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.