1924 елның 21 ноябре, Арча кантоны Кадыш авылы, хәзер Казанның Авиатөзелеш районы — 2002 елның 19 сентябре, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1955).

1939–1984 елларда Казан авиация ҖБдә: токарь, өлкән инженер, инженер-конструктор, клёпкалау-җыю эшләре бүлегенең КБ башлыгы.

Дәүләт бүләге универсаль җайланмалар һәм стапель конструкцияләре җыюда яңа технологик процесслар кулланып самолётлар җитештерү алымын эшләүдә катнашканы өчен бирелә.