УЕФА Европа Лигасы матчы «Рубин» (Казан) – «Интер» (Милан)

Казан. Үзәк стадион. 2012 ел

Татарстан территориясендә ХХ йөз башыннан җәелдерелә. Футбол буенча Казан губерна һәм Казан шәһәре беренчелеге 1919 елдан, Татарстан Кубогына чемпионатлар һәм ярышлар 1950 еллардан уздырыла.

Татарстанда футбол 2000 еллар башыннан тизләнешле үсеш ала. ТРның әйдәп баручы командалары: «Рубин» футбол командасы (Казан) — 2003 елдан Премьер-лигада, Россия чемпионатларында җиңүче (приз иясе) (2008, 2009; 2003 һәм 2010 — бронза), Россия суперкубогы (2011/12) һәм Дуслык кубогы (2010) иясе, УЕФА кубогы (2004), Чемпионнар лигасы дебютанты (2009, 2010); УЕФА чемпионнар лигасы (2009, 2010, 2013), УЕФА Европа (2012/2013) төркемле этабында катнашучы, «КАМАЗ» Ф. командасы (Чаллы) — 2004 елдан Россия чемпионатының 1 нче дивизионда, «Нефтехимик» футбол командасы (Түбән Кама) — 2004 елдан 2 нче дивизионда; «Рубин-2» футбол командасы (Казан) — 2003–2004 елларда 2 нче дивизионда. «КНИТУ-КАИ» (2010 елда оештырыла) — ТР Студентлар футбол лигасы беренчелеге һәм чемпионаты җиңүчесе (2010, 2012), Милли студентлар футбол лигасы кубогы иясе (2011), югары уку йортлары командалары арасында бөтенроссия беренчелегендә көмеш медаль алучы (2015). 2009 елда ТР футбол федерациясе каршында футбол арбитры мәктәбе, «Рубин» футбол клубы каршында — Яшь футболчылар әзерләү үзәге ачыла.

2018 елга Татарстанда 43 стадион (шул исәптән трибуналы, 1500 урынлы; Казанда 1 ябык футбол-җиңел атлетика манежы; 22 ясалма ябылган футбол кыры) бар. 2013 елда Казанда 45 мең тамашачы сыешлы футбол стадионы («Казан Арена») файдалануга тапшырыла. Анда «Универсиада-2013» 27 нче Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының ачылу һәм ябылу тантаналары, Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар (2015), «Конфедерацияләр кубогы — 2017» футбол турниры уеннары, 2018 елда ФИФА 21 нче дөнья чемпионатының төркем турниры (Франция–Австралия, Иран–Испания, Польша–Колумбия, Корея Республикасы–Германия), 1/8 финал (Франция–Аргентина), 1/4 финал (Бразилия–Бельгия) матчлары уза, аларны стадионда барлыгы 254448 кеше (һәр матчны уртача 42409 кеше) карый.

Республикада футбол белән 49,4 мең кеше шөгыльләнә, шул исәптән 7050 бала һәм яшүсмер, шуларның 590 ы кыз балалар. 49 спорт- футбол мәктәбе һәм футбол бүлеге, 233 тренер-укытучы эшли. 46 стадион, 1 футбол-җиңел атлетика манежы, 42 ясалма өслекле Ф. кыры бар (2017).  Татарстанда туган иң яхшы футболчылар — Г.Е.Еврюжихин, В.М.Колотов, Р.К.Нигъмәтуллин, Н.В.Осянин. Татарстанда футбол буенча иң яхшы тренерлар — К.Б.Бердыев, Г.С.Зонин, Н.И.Сентябрёв.

2011 елдан ТР футбол федерациясе президенты — А.П.Гусев.

Автор — Н.Д.Бобырев