Эчтәлек

Беренче редакциясе – 1898; икенче редакциясе – 1907.

Әсәрдә чын кешелек хисләре белән байлык артыннан куу һәм дини хорафатларның килешмәүчәнлеге беренче планга куела. Автор үз заманына хас бозыклыкларны фаш итә. Драма татар драматургиясе һәм театры үсешендә аерым бер урын алып тора.

«Бәхетсез егет» барлык татар театры труппалары репертуарларына кертелә.

Беренче тапкыр спектакльне Казанда 1908 елның 12 гыйнварында «Сәйяр» труппасы куя (Закир ролен В.Мортазин-Иманский, Кәрим байны Г.Кариев, Гайшә, Гайни рольләрен С.Гыйззәтуллина-Волжская, Камалины А.Кулалаев, Җәмилә ролен Ф.Шаһимәрдәнова башкара).

1908 елның мартында «Яшьләр» труппасы тарафыннан куела, анда Кәрим байны Ширалиев (Г.Коләхмәтов), Гайшәне Мурадова (С.Коләхмәтова), Гайнине Галиева уйный. 1908 елның 23 маенда спектакль «Казан-Кавказ мөселман артистлары ширкәте» тарафыннан Тифлис шәһәрендә куела, Кәрим бай ролен Г.Араблинский, Гайшә һәм Гайни рольләрен С.Гыйззәтуллина-Волжская башкара.

1909 елның язында һәм 1911 елның җәендә пьесаны Баку шәһәрендә азәрбайҗан артистлары куя (Закир – Г.Араблинский).

1916 елның 18 ноябрендә даими эшләүче «Нур» труппасы тарафыннан куелган спектакльнең премьерасы була (Закирны Г.Казанский, Кәрим байны Л.Аитов, Гайшә һәм Гайнине С.Гыйззәтуллина-Волжская уйный).

Аннан соңгы елларда «Бәхетсез егет» Татар академия театрында күп тапкырлар куела (1940, режиссер Ш.Шамильский; 1955, Ш.Сарымсаков; 1984, П.Исәнбәт). Төп башкаручылар: Закир ролендә – Ш.Шамильский, И.Хәйруллин, Н.Юкачёв; Кәрим бай – З.Солтанов, Х.Әбҗәлилов, Р.Шәрәфиев, Н.Әюпов; Гайшә, Гайни – А.Галиева, А.Гайнуллина, Р.Юкачёва; Маһри – Н.Арапова, Г.Камская, Г.Камалова; Биби – Ф.Камалова, Ш.Әсфәндиярова, В.Минкина.

Әдәбият

Татар совет театры. Казан, 1975.

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Автор – И.И.Илялова