СССР Үзәк Башкарма Комитетының Милләтләр советы палатасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1932 елның 9 гыйнварыннан 1934 елның 30 декабренә кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 845 сан.

«Эшче» һәм «Игенчеләр» газеталары җирлегендә оештырыла.

Мөхәррире — И.Агишев; әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, күчмә редакцияләр җаваплы мөхәррире — М.Җәлил.

Актив авторлары — А.Айдар, З.Бәширова, Г.Баязитова, З.Насыйров, В.Садри, Н.Сәфәров, Ф.Уразаев.

Даими рубрикалар: «Советлар Союзында», «Бишьеллыкны — вакытыннан алда», «Колхозларны ныгыту өчен көрәшкәндә», «Ленинчыл милли сәясәт өчен», «Дингә каршы көрәштә», «Мәскәүдә», «Чит илләрдә», «Бездә һәм аларда», «Театр һәм музыка» һ.б.

Юнәлеше

Икътисад мәсьәләләрен яктыртуга, илне индустрияләштерүгә зур игътибар бирелә.

Газета 1 нче һәм 2 нче бишьеллыкның яңа төзелешләренә — Беломор-Балтыйк каналы, Магнитогорск металллургия комбинаты, «Уралмаш» заводы, Днепрогэс, Мәскәү метро төзүчеләр хезмәте, Донбасс шахтёрлары, Әзәрбайҗан нефтьчеләре һәм шуларда татар эшчеләренең керткән өлешенә аеруча зур игътибар һәм урын бирә.

Татарстандагы үзгәртеп корулар һәм сәнәгать төзелеше: «Спартак» фабрикасы, Казан мех комбинаты, ясалма каучук заводы, киноплёнка фабрикасы, Казандагы авиатөзелеш заводы, Зеленодольск (Яшел Үзән) шәһәре суднолар төзү заводы һәм башкалар турында язмалар чыга.

Социалистик ярыш барышы, авыл тормышы, колхоз төзелеше киң яктыртыла, агротехник киңәшләр басыла.

Басма халык мәгарифе торышы, әдәбият һәм сәнгать үсеше турында яза. Н.Баян, Ә.Гәрәй, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, М.Зәйни, Г.Ибраһимов, Г.Иделле, Ш.Камал, М.Крымов, Г.Кутуй, М.Максуд, Ш.Маннур, К.Нәҗми, М.Садри, Д.Фәтхи һәм башкаларның әдәби әсәрләре басыла.

«Коммунист» та 1 нче Бөтенсоюз язучылар съезды материаллары җентекләп яктыртыла (Мәскәү, 1934 ел), М.Горький, К.Нәҗми, В.Кирпотин, В.Киршон, А.Таһиров, К.Тинчурин, А.Толстой, В.Ставский, П.Юдин докладлары, Әрмәнстан, Әзәрбайҗан, Башкортстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Каракалпакстан, Таҗикстанда әдәбият торышы турында чыгышлар урнаштырыла.

«Коммунист» даими рәвештә татар вакытлы матбугатына, шул исәптән «Кызыл Татарстан», «Урал кочегаркасы», «Пролетар», «Баку эшчесе»нә күзәтүләр бастыра.

«Ленинчыл милли сәясәт өчен» бүлегендә Татарстан һәм Башкортстанның иҗтимагый-сәяси тормышы яктыртыла, милли мәсьәләдә «партиягә каршы юнәлеш»кә, «вак буржуаз милләтчелек һәм солтангалиевчелек»кә каршы көрәш турында язмалар урын ала.

Газета СССРда татарларның тупланып яшәү урыннарында киң тарала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  Т.М.Насыйров