Эчтәлек

Җөмләдә күбесенчә аергыч, сирәк кенә хәбәр булып килә.

Татар телендә сыйфатларның түбәндәге лексик-семантик төркемчәләре билгеле:

  • төсне белдерүче сыйфатлар (яшел, сары);
  • тәм ягыннан билгене белдерүче сыйфатлар (тәмле, татлы);
  • исне белдерүче сыйфатлар (хуш исле);
  • предметның зурлыгын, күләмен белдерүче сыйфатлар (озын, кыска, зур, тулы);
  • предметның формасын белдерүче сыйфатлар (яссы, түгәрәк);
  • предметның физик торышын белдерүче сыйфатлар (каты, йомшак);
  • вакытны белдерүче сыйфатлар (язгы, кичке);
  • кешенең тышкы сыйфатларын белдерүче сыйфатлар (ямьсез, матур, аксак);
  • холык үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар (юаш, усал);
  • акыл үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар (акыллы, надан) һ.б.

Татар телендә сыйфатлар грамматик яктан билгеләнмәгән (аларны башка сүз төркемнәреннән аера торган форма күрсәткечләре юк).

Лексик-грамматик яктан сыйфатлар 2 төркемчәгә бүленә: асыл сыйфатлар һәм нисби сыйфатлар.

Асыл сыйфатлар предметның (яки затның) саф билгесен белдерәләр, ягъни аны нинди дә булса билгесе буенча ачыклыйлар: аяз (күк), яхшы (кеше), зур (шәһәр) һ.б.; нисби сыйфатлар бер предметның икенче предметка (яки затка), күренешкә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр: кышкы (юл), музыкаль (әсәр), көндәлек эш һ.б.

Асыл сыйфатларның 4 дәрәҗәсе аерып өйрәнелә. Төп (гади) дәрәҗә предмет яки затның гадәти билгесен белдерә: ак (күлмәк), кечкенә (авыл), зур (кыз). Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы (заттагы) билгенең, башка предметка (затка) караганда, чагыштырмача артыграк булуын белдерә: аграк, кечкенәрәк. Артыклык дәрәҗәсе билгенең иң югары дәрәҗәсен, чиген белдерә. Ул бер предметтагы (заттагы) билгенең шундый ук икенче бер предметтагы (заттагы) билгедән бик күпкә артык булуын чагыштыру аша һәм гомумән белдерергә мөмкин: ап-ак, бик кечкенә, иң яхшы. Кимлек дәрәҗәсе предметтагы (заттагы) билгенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерә. Бу дәрәҗә формалары даими рәвештә ясалмый. Алар, нигездә, төс һәм тәм ягыннан билгене белдерүче сыйфатларга хас: аксыл, әчкелтем, төчкелтем.

Әдәбият  

Татар грамматикасы. Морфология. М.-К., 2002. 2 т.;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Исхаков Ф.Г. Имя прилагательное // Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. М., 1956. Ч. 2.