Эчтәлек

Гомер еллары: XVIII йөз ахыры — 1834 ел.

Морад Мулла хәрәкәтендә катнашкан 1нче Казан мәчете имамы Габдеррәшид хәзрәт улы.

Сатирик эчтәлекле «Мөнәҗәте кәҗә», «Чәй бәете», «Кече хатын» һ.б. шигырьләр авторы. Көндәлек тормышны тасвирлап, эзоп телен кулланып, Мөхәммәдшәриф рәсми мөселман руханиларын тәнкыйтьли.

Кулъязмалары РФА Шәрекъ кулъязмалары институтының Петербург бүлеге кулъязмалар фондында саклана.

Әдәбият  

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. Т. 2.

Автор — А.М.Ахунов