Биографиясе

1927 елның 8 августы, Украина ССРның Харьков шәһәре — 1980 елның 22 июне, Казан.

Харьков театр институтын (1949), Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы Югары режиссерлык курсларын (Мәскәү, 1967) тәмамлый.

1949–1950 елларда — Харьков өлкә театрында.

1950–1951 елларда — Харьков украин театрында.

1951–1967 елларда Севастопольнең рус драма театрларында актер, бер үк вакытта режиссер да була.

1967 елдан Казан Зур драма театры актеры.

Казан театр училищесендә укыта.

Иҗаты

Теге яки бу образны иҗат иткәндә, аның тышкы үзенчәлекләрен дә исәпкә алу белән беррәттән, актер игътибарны героеның эчке дөньясына юнәлтә, аның фикер йөртү рәвешен, әйләнә-тирә тормыш вакыйгаларын аңлап кабул итү үзенчәлекләрен тиешле югарылыкта җиткерергә омтыла. Теге яки бу образны гәүдәләндерүдә Остропольский иҗаты югары зәвыклылыгы белән аерылып тора.

Рольнең хәрәкәт линиясен төгәл һәм җентекле кора, тамашачының игътибарын героеның һәр сүзе, һәр гамәле белән үзенә җәлеп итә. Остропольский сәхнәдәге табигый яшәешкә һәрдаим рухи киеренкелектә булуы, өзлексез фикер йөртә белүе нәтиҗәсендә ирешә.

Актер башкаруында Александр Машков («Гадәт буенча җыелу», В.С.Розов), Петр Адуев («Гадәти вакыйга», И.А.Гончаров романы буенча), Ленин («Көчле яңгырлар арасында», А.П.Штейн), Плинер («Озату», И.М.Дворецкий), Луначарский («Большевиклар», М.Ф.Шатров), Троян («Астория» кунакханәсе», А.П.Штейн) образлары шундыйлардан. Остропольскийның Корзухин («Качу», М.А.Булгаков), Крутицкий («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Монахов («Варварлар», М.Горький), Нуретдин («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Пунтила («Пунтила һәм аның хезмәтчесе Матти», Б.Брехт) рольләре социаль гомумиләштерү тирәнлеге белән аерылып тора.

Аның Родион Николаевич («Модадан чыккан комедия», А.Н.Арбузов), Узып баручы («Валентин һәм Валентина», М.М.Рощин), Илико («Мин, әби, Илико һәм Илларион», Н.Думбадзе повесте буенча) образлары нечкә лиризм һәм бер үк вакытта зирәклек белән сугарылган.

Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә М.Горькийның «Соңгылар» («Последние») һәм А.Г.Алексинның «Кире адрес» («Обратный адрес») спектакльләрен куя.

Остропольский дирижер Н.Г.Рахлин һәм Татар филармониясенең симфоник оркестры белән берлектә Ю.А.Осносның П.И.Чайковский һәм Н.Ф. фон Мекк хатлары буенча «Мәңгелек өчен яшәү» («Жизнь для вечности») спектаклен Татар филармониясенең концертлар залы сәхнәсендә куя.

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991;

Благов Ю. Всегда современный актер // Татарстан. 1997. № 9.

Автор Ю.А.Благов