Билгеле бер һава температурасы һәм атмосфера басымы тәэсирендә атмосферадагы су парының тулы (максимум мөмкин булган) һәм асылдагы басымнары арасындагы аерма.

ТР территориясендә дымлылык дефициты күрсәткече вегетация чоры башында (апрельдә) уртача 2,3-2,9 гПа, июньдә максималь – 8,4-9,8 гПа, вегетация ахырында 2-2,5 гПа.

Дымлылык дефициты туфрактагы дымның кимү тизлеген, үсемлекләрнең үсү шартларын, уңыш өлгерү вакытын, авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану мөмкинлеген билгели; үсемлекләрнең дымга булган ихтыяҗын эмпирик исәпләүләрдә һәм башка очракларда киң кулланыла. Һава температурасының тәүлеклек торышы дымлылык дефициты үзгәрешендә мөһим фактор булып тора: көндез температура күтәрелгән саен, дымлылык дефициты арта бара һәм төштән соң (14-15 сәгатьләрдә) иң югары дәрәҗәсенә җитә; һава температурасының төшүе аның кимүенә китерә.

Дымлылык дефициты артса, төнге кыраулар булу ихтималы үсә. Су сибү һәм туфракның тыгызлануы аның кимүенә этәрә.