Абразия нәтиҗәсендә текә кыядан һәм мәйданчыктан торган абразияле ярлар барлыкка килә.

Татарстан территориясендә абразия Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында уңъяк ярларның күпчелек өлешенә хас. Казан ярусы известьташлары һәм доломитларыннан торган урыннарда абразияле ишелмә һәм абразияле таралучан ярлар, татар ярусы, юра һәм плиоценның балчык-мергельле утырмаларында күбрәк абразияле шуышма ярлар формалаша.

Төп токымнардан төзелгән ярларда абразияле җимерелү киңлеге күп очракта 100 м дан артмый. Бу сусаклагычларның сулъяк ярларында абразия барышына елганың тугай һәм түбән террасаларын каплап алган сай сулыклар комачаулый; биредә абразия дүртенчел чорның көпшәк утырмаларыннан төзелгән текә ярлы урыннарда күзәтелә.

Лаеш районы Татар Сараланы авылы тирәсендә, шулай ук Спас районының Актай һәм Үрдәк елгалары тамагыннан өстәрәк абразия нәтиҗәсендә Куйбышев сусаклагычы ярлары 100-200 м га чигенгән. Ярлар абразиясе сусаклагычлар төзелүнең беренче елларында аеруча көчле була (елына 10 м га кадәр). Соңрак, дулкыннар энергиясен киметүче абразион мәйданчыкның киңәя баруы нәтиҗәсендә, бу процессның интенсивлыгы кими. Аерым елларда, сусаклагычларда су биеклеге күтәрелгәндә (1979, 1990), абразия яңадан көчәеп китә.

ТР территориясендә абразия нәтиҗәсендә сусаклагычларга ел саен 4 млн м3 чамасы грунт керә.