Биографиясе

1938 елның 10 гыйнварында БАССРның Яңавыл районы Йөгәмеш авылында туган.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1961), Ютазы районы Бәйрәкә участок хастаханәсендә, 1965 елдан Баулы районы үзәк хастаханәсендә баш табиб.

1968 елдан Ленинград ГИДУВында. 1971 елдан Казан медицина институтында, 1977 елдан җәмәгать-көнкүреш гигиенасы һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы мөдире, бер үк вакытта терапия һәм санитария-гигиена факультетларында декан урынбасары, декан (1971–1981), проректор (1981 елдан), профессор (1987).

«Общественное здоровье и здравоохранение» журналы баш мөхәррире (2003).

ТРның Сәламәтлек саклау тармагы җитәкчеләре ассоциациясе президенты (1995), Европа-Азия медицина фәннәре академиясе президенты (2001).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эшкә сәләтен вакытлыча югалткан авыруларны дәвалау, икътисади актив яшьтәгеләрнең сәламәтлеген кайгырту мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2001), ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Здоровье населения Республики Татарстан на пороге третьего тысячелетия. Казань, 1990.

Заболеваемость с временной утратой трудоспособности и оптимизация управления охраной здоровья трудовых коллективов. Казань, 1993.