Биографиясе

1923 елның 13 июле, Лаеш кантоны, хәзер Балык Бистәсе районы Биектау авылы — 1967 елның 29 гыйнвары, Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылы.

Каттакурган педагогика училищесенең (Үзбәкстан) 2 курсын тәмамлагач, туган ягына кайта. Заготконтора оешмасында эшли.

1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 32 нче гвардия артиллерия полкында туп төзәүче (5 нче гвардия армиясенең 13 нче гвардия укчы дивизиясе). Дала, 2 нче һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Корсунь-Шевченко (1944) һәм Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 6 гыйнварында Субботица авылы (Корсунь-Шевченко шәһәре тирәсе, Украина) янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. Сугыш барышында туп янында ялгыз кала, турыдан-туры төзәп дошманның 2 танкын һәм 4 транспортёрын сафтан чыгара, урнашкан позицияләрне тотып калырга ярдәм итә.

Сугыштан соң запаста.

КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1946), КПССның Кызыл Йолдыз (1946–1959) һәм Балык Бистәсе (1959–1967) районнары комитетларында инструктор булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Биектау һәм Балык Бистәсе авылларында Шәймәрдановка бюстлар куела һәм мәктәптә музей ачыла, Балык Бистәсе авылындагы бер урамга аның исеме бирелә.

Әдәбият   

Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Фаттахов Г.М. «Это имя ты должен знать» (Герой Советского Союза З.Ш.Шаймарданов) // Гасырлар авазы – Эхо веков. №1/2. 2013 (70–71);

Фаттахов Г.М. Трудные дороги победы. Казань, 2014;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 183;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 223, 228, 233.                

Автор — Г.М.Фәттахов