Татарстан Республикасының хәзерге Буа районы территориясендә, Буа тимер юл станциясеннән 22 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Буа районы Недремаевка авыл советы, 1948 елдан – Мөкерле авыл советы, 1956 елдан – Кайрево авыл советы, 1966 елдан Мөкерле авыл советы составында.

Халык саны – 313 кеше (1930 ел, руслар), 175 кеше (1939 ел, руслар), 90 кеше (1956 ел, руслар), 67 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.