Эчтәлек

Хәзерге Саратов шәһәре тирәсендә, Үвәк елгасы тамагында урнашкан була.

XIV йөз башында мөһим сәүдә һәм сәяси үзәк.

Үкәк шактый зур мәйдан били, шәһәрдә кирпечтән төзелгән биналар, таш түшәлгән урамнар, су белән тәэмин итү һәм канализация системасы, һөнәрчелек остаханәләре, акча сугу йорты булуы мәгълүм.

1395 елда шәһәр Урта Азия идарәчесе Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә һәм таркалу хәленә килә.

Үкәк урынында йортлар, һөнәрчелек остаханәләре харәбәләре, савыт-саба кисәкләре, тәңкәләр, XIV йөзгә караган төрбәләр булган аксөякләр зираты табыла.

Х.М.Френ, П.С.Савельев, Г.С.Саблуков, П.А. Пономарёв, Ф.В. Баллод һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Әдәбият

Недашковский Л.Ф. Золотоордынский город Укек и его округа. М., 2000.

История татар с древнейших времен. Казань, 2009. Т. 3: Улус Джучи (Золотая Орда). XIII–XV вв.