И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Диләрә Тумашева. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1926 елның 19 июле, Төмән шәһәре – 2006 елның 19 июне, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1949). 1952 елдан Казан университетында, татар теле кафедрасы мөдире (1966–1989 һәм 2001 елдан), профессор (1970), Көнчыгыш телләр кафедрасы мөдире (1989–1994), Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры (1994–2001).

Д.Г.Тумашева күп еллар дәвамында Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләре территориясендә тыгыз урнашып яшәүче Себер татарлары диалектларын өйрәнә. Аның «Язык западносибирских татар. Грамматический очерк и словарь» (1–2 кис., 1961–1968), «Диалекты сибирских татар. Опыт сравнительного исследования» (1977; карта белән), «Словарь диалектов сибирских татар» (1992) монографияләре тикшеренүләренең нәтиҗәсе булып тора.

«Татарский глагол» (1986) хезмәтендә Д.Г.Тумашева татар фигыленә хас наклонение, зат-сан һәм заман грамматик категорияләрен модальлек, темпоральлек һәм персональлекне белдерүче функциональ-семантик категорияләр җирлегендә өйрәнә.

Хезмәтләре татар теле грамматикасы һәм морфологиясенә, диалекталь лексикографиягә, этнотопонимикага карый.

Д.Г.Тумашева – мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре авторы.

Бүләкләре

Д.Г.Тумашева – Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1994).

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1964.

Роль Казанского университета в развитии отечественной тюркологии // Проблемы тюркологии и истории востоковедения. Казань, 1960 (автордаш).

Исследования по татарскому языку. Казань, 1977.

Взаимодействие лексической и грамматической семантики // Языковые уровни и их взаимодействие. Казань, 1990.

Әдәбият

Ее призвание – лингвистика (О профессоре Д.Г.Тумашевой) // Научный Татарстан. 1996. № 3.

Хисамова Ф.М. Диляра Тумашева: путь к новым открытиям // Казань. 2001. № 12.

Академик Тумашева. Казань, 2004.