Урнашуы, саны

Башлыча, Новосибирск, Омск, Томск һәм Төмән өлкәләрендә яшиләр.

1897 елгы халык санын алу буенча 46 мең кеше, 1926 елда 7 меңнән артык, 2010 елда 6 779 кеше исәпләнә.

Тел

Сөйләмнәре татар теленең көнчыгыш диалектына карый.

Язулары 1939 елдан рус алфавитына нигезләнгән.

Дин

Нигездә, ислам динен тоталар (сөнниләр).

Себер татар хатын-кызлары. 1862

К.Гун рәсеме нигезендә төсле литография

Этноним

Себер татарлары арасында мөселман, тубылык (Тубыл шәһәренә нисбәтле), төмәнлек (Төмән), бараба (бараба татарлары) һ.б. этнонимнар була.

Этнографик төркемнәр

Себер татарлары составында 3 этнографик төркемне аералар:

тубыл-иртеш (курдак-саргат, тара, тубыл, төмән һәм ясколбин татарлары),

бараба (бараба – тураҗ, лүбәй – тунус һәм теренин-чой татарлары),

Том буе (колмак, чат һәм эуштин).

Тарих

Себер татарларының этномәдәни үзенчәлекләре барлыкка килүдә төркиләр, фин-угор, самодий һәм өлешчә монгол халыклары хәлиткеч роль уйный.

Себер татарлары Алтын Урда, ул таркалгач барлыкка килгән Себер ханлыгы дәверләрендә формалаша.

Соңрак аларга Бохара төбәгеннән килгән төркиләр (Бохари төркиләр) һәм XVI йөздә – XX йөз башында Себергә күченгән Идел буе-Урал алды татарлары йогынтысы зур була.

XVII–XIX йөзләрдә, Себер җирләре руслар тарафыннан үзләштерелү белән бәйле рәвештә, Себер татарларының барлык төркемнәренең таралышы җитди үзгәрешләр кичерә (торак пунктларның зураюы, яшәү территориясе чикләре үзгәрү һ.б.).

2007 елдан Тубыл шәһәрендә халыкара «Искер-җыен» фестивале уздырыла, аның кысаларында конференцияләр, концертлар һ.б. була.

Скотников О.Е. Том татары. 1809

Е.М. Корнеев рәсеме нигезендә гравюра

Шөгыльләре

Себер татарларының төп шөгыльләре – игенчелек (бодай, арыш, солы, тары игү) һәм терлекчелек.

Бараба татарларында күлдән балык тоту, тубыл-иртеш төньяк төркемендә елгадан балык тоту һәм аучылык зур роль уйный.

Себер татарлары электән үк күнчелек, савыт-саба, күчеп йөрүнең традицион әйберләрен (арба, чана, көймә һ.б.) ясау, мунчаладан бау ишү (төмән һәм ясколбин татарлары), ятьмәләр, тал чыбыкларыннан әрҗәләр үрү һ.б. эшләр белән шөгыльләнәләр.

XIX йөздә — XX йөз башында Себер татарларының күбесе сәүдә, читкә китеп эшләү (казна урманнарында, такта яру заводларында һ.б.да) һәм йөк ташу (башлыча, сәүдәгәрләр йөген ташу) белән мәшгуль булганнар.

Социаль төркемнәр

Себер ханлыгы чорында территориаль күршеләр җәмәгате (общинасы) хөкем сөрә (бараба һәм ясколбин татарларында ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре калдыклары сакланган).

XIX йөзнең 1 нче яртысына кадәр Көнбатыш Себердә яшәүче татар халкының төп өлешен ясаклылар – гади община кешеләре тәшкил итә.

Себер татарлары арасында йомышлы татарлар – казаклар, бәйле татарлар, салымны морҗа башыннан түләүче татарлар төркемнәре, шулай ук морзалар, сәүдәгәрләр, руханилар катлаулары була.

Россия законнары белән барлык Себер татарлары да диярлек утрак әҗнәбиләр төркеменә кертеләләр (1822 елдан).

Йорт-җир

XVIII йөз башына кадәр Себер татарларында землянкалар һәм ярымземлянкалар киң тарала. Шулай ук җир өстендә төзелгән буралы корылмалар (түбән түшәмле, тәбәнәк ишекле), балчыктан, кәстән, кирпечтән салынган йортлар да очрый.

Соңрак Себер татарлары русларныкы кебек йортлар сала башлыйлар (буралы йортлар, сәүдәгәрләр һәм мул тормышлы шәһәр халкы таш корылмалар төзи).

Себер татарларының һәр төркеменең йорт интерьерында үзенчәлекләр була, ләкин торакларның күбесендә үзәк урынны келәмнәр, киезләр ябылган сәкеләр били, кырыйларына сандыклар һәм урын-җир әйберләре куела.

Өйләрдә кыска аяклы өстәлләр, савыт-саба өчен киштәләр (мул тормышлыларда – шкафлар, урындыклар һ.б. җиһазлар) файдаланыла.

Себер татарларының авыллары (ауллар, йортлар, Томск татарларында – улуслар, аймаклар), башлыча, елгалар һәм күлләр буйларында урнашкан. Юллар төзелү нәтиҗәсендә, олы юл буенда авыллар барлыкка килә.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында күпчелек авыллар өчен туры урамнар хас. Йортлар урамның ике ягында, сирәгрәк (башлыча, яр буендагы авылларда) бер ягында урнаштырыла.

Кагыйдә буларак, агачтан, кайбер авылларда (мәсәлән, Тубыл губернасы Төмән өязе Ембай авылында) кирпечтән салынган мәчетләр аеруча мөһим корылмалар булып торалар.

Себер татар хатын-кызларының традицион киеме

Гаилә

XVIII йөздә – XX йөз башында Себер татарларында традицион форма булып кече гаилә (уртача 5–6 кешелек гаилә) исәпләнә.

Идарә итү хокукына тулысынча гаилә башлыгы (гадәттә, өлкән ир-ат – бабай, әти, абый) ия була, ул гаилә тормышының эчке тәртибен билгели.

Хатын-кыз иреген чикләгән тәртипләр (мәсәлән, кыз балаларны аларның ризалыгыннан башка кияүгә бирү йоласы, урамда битне ачып йөрүне тыю һ.б.) катгый саклана.

Хәзерге вакытта гаиләләр ике (сирәгрәк өч) буыннан һәм 3–5 кешедән торалар. «Гаилә башлыгы» төшенчәсе саклана, шулай да күп кенә гаиләләрдә эшләр киңәшләшеп хәл ителә.

Том татар хатыны. XIX гасыр башы

Гравюра

Кием-салым

Элек традицион ирләр эчке киеме күлмәк-ыштаннан гыйбарәт була.

Өске киемнәрдән (шул исәптән хатын-кызларныкы да) бишмәтләр – җиңле озын төймәсез кафтаннар, җиңсез яки кыска җиңле камзуллар, тәнгә сыланып торган җиңсез кафтаннар, толыплар һәм туннар, өйдә тукылган тукымадан яки Урта Азиядән кайтарылган тукымалардан тегелгән халатлар (чапаннар) киелә.

XIX йөздә – XX йөз башында Себер татарлары кулланылышында рус дохалары (туннары), кыска туннар, чикмәннәр, ирләр күлмәкләре – кыек якалы ирләр күлмәкләре, чалбарлар, хатын-кыз күлмәкләре киң тарала.

Ирләр түбәтәйләр (кәпәч, түбәтәй, аракчин), киез башлыклар (бүрек), төрле төрдәге кышкы сырылган башлыклар (шул исәптән көрәксыман чыгытүбәтәйнтылы) кигәннәр.

Хатын-кыз баш киемнәре арасында – маңгай бәйләвече (сараоч, сарауц) аеруча киң тарала. Ул катыргы өслектә тукыма белән тегелгән һәм укалы тасма, сәйлән белән чигелгән була.

Бәйләнгән яки ефәк һәм бәрхет тукымалардан тегелгән зур үлчәмле (сәйлән һәм йон җеп белән чигелгән һ.б.), бәрхет тукымадан катыргы кырпулы, үлчәм буенча кечерәк калфаклар бәйрәмдә кия торган баш киеме булып саналган.

Хатын-кызлар шулай ук цилиндр формасындагы башлыклар кигәннәр, аның өстеннән яулык һәм шәл бәйләгәннәр.

Хатын-кыз киемнәрен алтын, көмеш, сәйлән, тәңкәдән гыйбарәт бизәнү әйберләре (беләзекләр, балдаклар, йөзекләр, алкалар, муенсалар һ.б.) тулыландырган.

Себер татарларында йомшак күннән тегелгән каюлы читекләр, күн башмаклар, йон итекләр (пима), кыска чирки, ауга йөри торган итекләр һ.б. аяк киемнәре киң таралган.

Аш-су

Себер татарларында традицион азык-төлекләреннән ит-сөт һәм камыр ризыклары өстенлек алган.

Төп ризыклары ат казылыгы (казы), пилмән, төрле ашлар (шурпа, тары үрә, күчә үрә, көреч үрә, токмачлы – онаш, салма, умач һ.б.), боткалар, талкан (төелгән арпа һәм солы бөртекләреннән, суда яки сөттә әзерләнә), пәтер, төрле эчлекле пәрәмәчләр, бәлешләр, сумсалар), хәлвә (алюва); чәй, әйрән, кымыз һ.б. эчемлекләрдән гыйбарәт.

Фольклор

Элек Себер татарларында төрле уеннар актив ял итү төрләре булган: кузна (бура уенына охшаш), җуга (ир-атлар үзаман тирәли басалар һәм аның башлыгын төшерергә тиеш булалар; үзәктә уйнаучы каршы торырга һәм үз көчен, җитезлеген күрсәтергә тиеш) һ.б.

Бараба һәм Томск татарлары яши торган кайбер авылларда XIX йөзнең 2 нче яртысы – XX йөз башына кадәр мәҗүси культларның эзләре саклана – шаманнар (камнар) авыруларны дәвалыйлар һәм корбан чалган вакытта фал ачалар (күрәзәлек итәләр).

Хәзерге вакытта Себер татарлары арасында мөселман бәйрәмнәре (Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме) һәм ислам дине кабул ителгәнче барлыкка килгән бәйрәмнәр (Сабан туе һ.б.) яшәүләрен дәвам итә.

Себер татарлары бай фольклор мираска ия. Ул риваятьләр һәм легендаларны, фантастик һәм көнкүреш әкиятләрен (йомаклар), мәкальләр һәм әйтемнәрне (лагаплар), табышмакларны, лирик һәм йола җырларын (йырлар), эпик характердагы әсәрләр – дастаннар һәм бәетләрне, такмакларны, дини характердагы кыска җырларны – мөнәҗәтләрне, мәсәлләрне үз эченә ала.

Совет чорында, руслаштыру сәясәте, шәһәрләшү темплары көчәю һ.б. белән бәйле рәвештә, Себер татарларының традицион мәдәнияте һәм көнкүреше беркадәр үзгәрешләргә дучар була: татар мәктәпләре үзгәртеп корыла, татар газетлары чыгудан туктый.

1980 еллар ахыры – 1990 еллар башында Себер татарлары арасында милли үзаң үсеше, халыкның килеп чыгышы, тарихы, мәдәнияте, тел үсеше һ.б. белән кызыксыну күзәтелә. Көнбатыш Себер өлкәләре территориясендә иҗтимагый оешмалар: «Азат Себер» татар иҗтимагый үзәге (Новосибирск өлкәсе), «Туганлык» мәдәни-агарту оешмасы (Томск өлкәсе), Себер татарлары Ассоциациясе (Төмән өлкәсе) һ.б. оештырыла. Аларның максаты – Себер татарлары милли үсешенә тәэсир итү, башка төркемдәге татарлар белән икътисади һәм мәдәни багланышларны, РФ халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту.

Әдәбият

Бояршинова З.Я. Население Западной Сибири до начала русской колонизации. Томск, 1960.

Томилов Н.А. Современные этнические процессы среди сибирских татар. Томск, 1978.

Томилов Н.А. Этническая история тюркоязычного населения Западно-Сибирской равнины в конце XVI – начале XX вв. Новосибирск, 1992.

Валеев Ф.Т. Западно-сибирские татары во второй половине XIX – начале XX вв.: историко-этнографические очерки. Казань, 1980.

Валеев Ф.Т. Сибирские татары. Казань, 1993.

Исхаков Д.М. Сибирские татары // Татары. М., 2001.

Автор – Р.Р. Батыршин