Эчтәлек

Эченә җиләк-җимеш, яшелчә, балык яки ит б-н бәрәңге, ит белән ярма, җимеш белән ярма һ.б. салына.

Бәлеш мәҗлес табынына шулпалы аштан соң яки чәй янына куела. Ит һәм бәрәңге белән пешерелгән бәлешкә шулпа салына (шулпалы бәлеш) һәм ул табынга куелгач кына өлешләргә бүленә.

Зур бәлештән тыш, һәркемгә аерым бирелә торган вак бәлеш һәм туйлар өчен үтә вак итеп махсус пешерелгән «кияү бәлеше» дә була.

Әдәбият

Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татар халык ашлары. Казан, 1959.

Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татарские блюда. Казань, 1961.

Татарская кулинария. Казань, 1981.