Францзсчадан entreprise – предприятие.

Россиядә 1919 елга кадәр эшли. Антрепренерның тулаем үз милке яки берничә кеше өлеше кергән ширкәт буларак оештырыла. Берничә кеше катнашканда, алар арасыннан эшне оештыру һәм предприятиедән килгән табышны бүлү өчен идарәче сайлана.

Антрепризага актерлар, режиссер һәм аның ярдәмчесе, суфлер, рәссам, сәхнәне эшләүче техник хезмәткәрләр төркеме керә. Кагыйдә буларак, антрепризаның үз театр бинасы булмый һәм шуңа күрә ул билгеле вакытка – гастрольләргә барган чорга, теге яки бу шәһәр белән бер яки берничә сезонга бинаны арендалауга килешү төзегән очракта гына оештырыла. Килешү шартлары иҗат составының санын, репертуарның формалашу принципларын, тамашаларны оештыру, бинаны карап тотуны үз эченә ала.

Махсус театр бинасы булган һәр шәһәрнең гадәттә декорация һәм костюмнар җыелмасы була, бу әйберләр арендаторга вакытлыча файдалану өчен бирелә.

Антреприза бары тик үз эшчәнлегеннән килгән табышка гына яши, аерым очракларда шәһәрдән бер тапкыр бирелә торган финанс субсидиясе дә ала.

Казан театры тарихында

Казан театры 1802–1919 елларда антреприза сыйфатында яши (1852, 1872–1874 еллар башында шәһәр думасына буйсынган дирекция торган муниципаль театр); 1919 елда, театрларны национальләштерү турында декрет кабул ителгәннән соң, аны тотуга дәүләт бюджетыннан акча бүленә башлый – ул дәүләт театры булып китә. Ләкин труппаларны антреприза ысулы белән сезонлап формалаштыру аерым биналар бирү процессы башланганчы – 1930 елларга кадәр дәвам итә.

Татар театр труппалары да антреприза принципларында оештырыла, алар арасында ширкәтләр формасы аеруча киң тарала. П.М.Медведевтан башлап, кагыйдә буларак, Казан антрепренерлары ике труппа – драма һәм опера труппалары формалаштыра. Алар, алмашлап, ике шәһәрдә эшли (Казан – Әстерхан, Казан – Саратов, Казан – Самара).

1914 елдан опера һәм драма театры антрепризасы мөстәкыйль яши башлый, алар спектакльләрне бер үк вакытта куя: берсе – шәһәр театрында, икенчесе – Яңа клубта (кара: Театр биналары).

Шәһәр думасы белән килешүгә кул куйган төп труппалардан тыш, шәһәрдә иҗтимагый клубларның, җәйге театрлар һ.б.ның хуҗалары белән килешүләр төзегән аптрепренерларга да эшләү мөмкинлеге була. Кайвакыт Казанда бер үк вакытта 6–8 театр труппасы эшли (1913–1915).

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Театральная энциклопедия. М., 1961. Т.1.

Автор – Ю.А.Благов