Биографиясе

1842 елның 26 октябре, Казан – 1907 елның 11 июле, шунда ук.

1865 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый.

1866 елдан Казан губернасы земство хастаханәсендә, хатын-кызлар сифилис авырулары бүлеге мөдире, 1870 елда чит илгә тире һәм венерик авырулар өйрәнү өчен командировкага җибәрелә (Вена, Вюрцбург шәһәре).

А.Г.Ге Казан университетында тире һәм венерик авырулар кафедрасына һәм клиникасына нигез салучы, 1872-1907 елларда кафедра мөдире, 1896 елдан Казан университетының медицина факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

А.Г.Ге медицина фәне тарихына күренекле рус дерматологларының берсе буларак керә.

Хезмәтләре югары төзелешле хайваннар организмына хининның физиологик тәэсир итүенә: үзәк нерв системасына, йөрәккә, кан тамырларына хинин тәэсирен тәҗрибәдә өйрәнүгә, шулай ук сифилиска һәм фәхишәлеккә каршы көрәш проблемаларына карый.

«Венерик авырулар курсы» («Курс венерических болезней») дәреслеге (1880 ел; 8 басма, 1903 ел) авторы.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә (1901 ел), 2 нче дәрәҗә (1885 ел), 3 нче дәрәҗә (1881 ел) Изге Станислав, 3 нче дәрәҗә Изге Апостолга тиң кенәз Владимир (1898 ел), 2 нче дәрәҗә Изге Анна (1890 ел) орденнары, Император Александр III истәлегенә Александр тасмасындагы көмеш медаль һәм Кызыл Хач билгесе (1879 ел) белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Редкий случай глубокого шанкра уретры. СПб., 1884;

Сифилис и сельское население. Казань, 1892.

Әдәбият

Профессор Александр Генрихович Ге – основатель казанской дерматологической школы // Казан. мед. журн. 1968. № 2.