- РУС
- ТАТ
Химик-технолог, химия фәннәре докторы (2000), профессор (2006)
1947 елның 25 октябрендә Кострома өлкәсенең Парфеньево районы Никола-Полома поселогында туган.
1970 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясенә карый. В.Н.Серова металл катыш фрагментлары булган сополиметакрилатлар синтезының, шулай ук родамин 6Ж һ.б. лазер буягычлары белән активлаштырылган сополиметакрилатларның синтезы һәм фотохимик искерүенең закончалыкларын ачыклый. Бергә полимерлашучы системаларда һәм тиңдәшле полимер матрицаларда (лазер нурланышы шартларында), стабилизаторлар сыйфатында металл тозларын, тиокарбамид һәм тиазолның ароматик кушылмаларын кулланып, буягычларның тотрыклылыгын күтәрү ысулларын тәкъдим итә. Полимер матрица буягычларында яңа лазер матдәләр таба (лазерлы-актив тирәлекләр).
Уйлап табуга 13 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Структура и фотостойкость окрашенных родамином 6Ж металлосодержащих сополимеров метилметакрилата // Высокомолекулярные соединения. 1999. Т. 41А, № 6 (автордаш).
Металлосодержащие сополиметакрилаты и материалы на их основе // Энциклопедия инженера-химика. 2008. № 6.
Photo-Stabilization of Colorless and Colored Copolymer of Methylmethacrylate with Methacrylic Acid by (Thio)urea Derivatives // Russian Polymer News. 2001. V.6, № 3.
Институт полимеров (полимерный факультет). 1971–2001: Краткий биогр. справ. Казань, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.