Авылга 1924 елда поселок буларак нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Кармалы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Урманай” колхозы оештырыла, соңыннан “Гөлбакча” колхозы белән берләшә.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 70,
1938 елда – 99,
1958 елда – 68,
1970 елда – 63,
1979 елда – 34,
1989 елда – 12,
2002 елда – 5,
2010 елда – 10,
2015 елда – 25 кеше (татарлар).