Әдәм елгасының (Үмәк, Вятка елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 21,5 км, ТР чикләрендә — 18,5 км. Бассейнының мәйданы 156,4 км2. Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Алабуга районы Көек авылы читендә, түбән агымы һәм тамагы Удмурт Республикасы территориясендә. Елга үз юлында өч тапкыр Татарстан һәм Удмурт Республикасы территорияләрен кисеп чыга. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы — 73 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Юрашның 1,2 дән 9,9 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар, аеруча зурысы — Юраш елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 102 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,12 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.