ТРда 50 предприятие: сөт комбинатлары һәм заводлары, сөт-сыр заводлары һәм цехлары; транспорт, сәүдә оешмалары һ.б. бар. Иң эре җитештерүчеләр: «Просто молоко» ҖЧҖ идарәче компаниясе (аның составына Аксубай май заводы, Бөгелмә, Казан, Чаллы, Түбән Кама сөт комбинатлары, Мамадыш сыр-май комбинаты, Мөслим һәм Яңа Чишмә коры сөт заводлары керә), «Алексеев сөт-консерв комбинаты» ҖЧҖ, «Эдельвейс-М» сөт продуктлары комбинаты» АҖ, «Эдельвейс-М» ҖЧҖ (Казан), «Эдельвейс-Кукмара» ҖЧҖ, «Яшел Үзән сөт комбинаты», «Челны-холод» (Чаллы шәһәре), «Алабуга сөте», «Чистай сөт комбинаты», «ТОРОС-МОЛОКО» (Лениногорск шәһәре) АҖ һ.б. эшли. Тәүлеккә 50–100 т сөт эшкәртүче предприятиеләр өстенлек итә, эрерәк предприятиеләр тәүлеккә 500, 700, 1000 т сөт эшкәртә.

Тарихы 

Казан губернасында беренче сөт эшкәртүче предприятиеләр XIX йөз ахырында барлыкка килә (1884 елда алпавыт Н.П.Бельковичның Лаеш өязе Надеждинский авылындагы утарында сыр кайнату оештырыла). Соңрак кечерәк күләмнәрдә май һәм сыр җитештерү кайбер алпавыт хуҗалыкларында һәм Казан губерна земствосының 2 нче авыл хуҗалыгы фермасында җайга салына. 1893 елда Казан икътисадчылар җәмгыяте уздырган авыл хуҗалыгы продуктлары күргәзмәсендә атланмай, Париж, Голштиния майлары, Бакштейн сыры күрсәтелә. ХХ йөз башында май җитештерү үсеш ала. 1910 елда Чистай өязенең Мамык авылында 1 нче май эшләү, сыр кайнату һәм терлекчелек мәктәбе ачыла; Зөя, Казан, Лаеш, Спас, Тәтеш, Чистай өязләрендә һәм Малмыж шәһәрендә махсус май җитештерү осталары әзерләү курслары оештырыла. 1911 елда губерна территориясендә 38 май эшләү предприятиесе, шул исәптән 2 кечерәк май заводы (Спас өязенең Пичкас авылында һәм Зөя шәһәрендә) була, алар атланмай һәм эретелгән май, каймак чыгаралар. 1913 елда 50 май эшләү предприятиесе исәпләнә, май җитештерү елга 40 т тәшкил итә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, күп кенә май эшләү предприятиеләре ябыла, Гражданнар сугышы елларында калган предприятиеләр дә продукция чыгаруны туктата.

ТАССРда сөт эшкәртү

1920 еллар ахырында сөт җыю һәм эшкәртү, май, сыр җитештерү, аларны сату эшчәнлеге яңара. 1927 елда халыктан сөт кабул итү һәм эшкәртү буенча 26 кооператив пункт оештырыла. 1928 елда аларның саны 51 гә җитә (38 артель һәм 13 авыл хуҗалыгы кредит ширкәте), шул исәптән 39 май эшләү, 6 сыр кайнату, 3 сөт җитештерү, 3 сепаратор предприятиесе була. Сөт (14,3 мең т) 388 авылдан җыела. 1930 елда ТАССРда 160 зур булмаган сөт эшкәртү предприятиесе (104 — май, 31 — сыр, 25 сөт заводы) эшли, алар «Татарстан май җитештерү берлеге» («Татмаслосоюз», 111 предприятие), «Татарстан кулланучылар берлеге» («Татпотребсоюз», 10 предприятие), район кооперация берлекләренең (39) яраклаштырылган биналарында урнаша. Заводларның күпчелеге Чаллы (20), Минзәлә (16) һәм Спас (12) районнарына туры килә.

Тармакта сөт эшкәртү кустарь ысуллар белән башкарыла. Заводлар һәм сепаратор пунктларының җиһазлары су җылытулы тартмалардан, сәгатькә 300 л чамасы җитештерүле төрле маркалы кул сепараторларыннан, сыр, эремчек һәм казеин эшләү өчен 500–700 л сыйдырышлы агач чаннардан, 60–100 л лы гөбеләрдән, май эшкәрткечтән һ.б. вак инвентарьдан гыйбарәт була. Җитештерелгән продукция базларда саклана. Кабул итү пунктларына сөт атлар һәм үгезләр җигелгән олауларда китерелә. 1932 елда барлык заводлар һәм районара май базалары (әзерләү пунктлары) яңа оештырылган Татарстан «Союзмаслопром» өлкә бүлекчәсе (1934 елда «Татмаслопром» тресты итеп үзгәртелә, 1959 елга кадәр эшли) составына кертеләләр. 142 предприятиенең 113 ен май, 29 ын май-сыр заводлары тәшкил итә, аларга чимал 127 сепаратор һәм 1820 май җыю бүлекчәләреннән җибәрелә. 1933 елда җитештерелгән продукция (т): май — 1393, майлы каты сырлар — 148, майсызландырылган эремчек — 1736, казеин — 5.

1930 елларда дәүләт сөт һәм май заводлары төзелә. Казанда Үзәк сөт заводы (1932), Урманай май-казеин заводы (Азнакай районы), Алексеев коры сөт заводы (икесе дә 1935 елда), Әлмәт районының Әлмәт, Әгерҗе районының Тирсә авылларындагы май заводлары, Шәйморза районының Борындык авылындагы май-сыр заводы (барысы да 1938 елда) сафка баса.

1936 елда Алексеев, Биләр, Лаеш, Спас һәм Чистай районнарындагы май заводлары Алексеев коры сөт заводы карамагына тапшырыла. Коры сөт җитештерү 80 т тәшкил итә. 1940 елда республикада 132 сөт эшкәртү заводы («Татмаслопром» трестында — 90, Казан «Росглавмолоко» шәһәр сөт заводында — 26, Алексеев коры сөт заводында — 16), шул исәптән 1 коры сөт, 1 шәһәр сөт, 71 май, 19 май-сыр, 40 башлангыч сөт заводлары була. Бөек Ватан сугышы елларында тармак предприятиеләре фронт, хәрби заводлар, госпитальләр һәм балалар учреждениеләре ихтыяҗларына эшли. 1941–1949 елларда, Казан шәһәр сөт заводыннан һәм Алексеев коры сөт заводыннан кала, барлык заводларда да эш кул көче белән башкарыла, аларда сөт һәм сөт өсте су җылытулы тартмаларда эшкәртелә.

1950–1960 елларда тәүлеккә 100 т сөт эшкәртүгә сәләтле Казан сөт заводы (хәзер «Казан сөт комбинаты» АҖ), һәрберсе елга 2000 т сөт эшкәртү куәтенә ия Бөгелмә, Алабуга, Иштирәк, Нурлат-Октябрь май заводлары, һәрберсе тәүлеккә 10 т сөт эшкәртерлек Балтач, Буа, Кормаш, Теләнче Тамак май заводлары, Аксу, Мөчәли — сыр, Зеленково, Питрәч, Чирково сөт заводлары файдалануга тапшырыла. Минзәлә һәм Чирмешән — сыр, Чистай сөт заводларында реконструкция уздырыла.

Яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән предприятиеләр электр энергиясе белән тәэмин ителә, пар казаннары, кайберләре суыткыч-компрессор җайланмалары белән җиһазландырыла. Аерым заводларда һәм сепаратор пунктларында сепараторларны, май язгычларны моторлаштыру, цехлар эчендә чимал һәм ярымфабрикатларны күчерү өчен насослар кую, өзлексез линияләр, тутыру-ябу автоматлары, механик болгаткычлы сыр ванналары, эретелгән сырлар эшләү өчен автомат җиһазлар куллануга кертү юлы белән күп хезмәт таләп ителә торган процесслар өлешчә механикалаштырыла. 1963 елга 38 май заводында май җитештерү өчен өзлексез эшләүче линияләр урнаштырыла; предприятиеләрнең 30% ы пар белән механикалаштырыла. 1959–1960 елларда 111 завод һәм 65 сепаратор бүлекчәсе эреләтелә, 10 сөт һәм май-сөт комбинатына берләштерелә. Җитештерелгән продукция ассортименты 20 исемдә була. 1960 елларда барлык заводлар һәм сепаратор пунктлары пар белән механикалаштырыла, технологик җиһазларны яңарту дәвам итә. 1970 елга, 1960 ел белән чагыштырганда, продукция җитештерү 2 тапкырдан күбрәккә арта.

1940–2013 елларда Татарстан сөт һәм сыр-май җитештерү сәнәгате продукциясенең төп төрләрен эшләп чыгару, мең т

 

Сөткә күчереп

 

 

 

Ел-

исәпләгәндә

Майлы

Май2

Туң-

лар

аертылмаган

сырлар1

 

дырма3

 

сөт продукциясе

 

 

 

1940

6,1

0,4

2,5

1950

11,1

0,5

3,8

1960

105,3

2,3

11,1

1970

245,6

5,2

15,7

1980

333,0

7,2

20,4

1990

479,4

10,3

30,8

11,5

1995

204,4

6,9

28,9

9,6

2005

185,2

33,3

20,4

13,4

2006

221,8

39,5

22,0

9,6

2013

359,7

15,7

12,9

16,3

1) 2009 елдан сырлар һәм сыр продуктлары.

2) 2009 елдан атланмай һәм май пасталары.

3) 2009 елдан туңдырма һәм туңдырылган десерт ризыклар.

1970 елларда яңа предприятиеләр — Түбән Кама (тәүлеккә сөт эшкәртү куәте — 50 т), Бөгелмә, Саба (25 әр т; барысы да 1972 елда), Чаллы (150 т, 1973) сөт заводлары, шулай ук Актаныш районының «Чишмә» колхозында, Әлмәт районының «Нефтяник» совхозында һәм Казан ат заводында (Питрәч районының Званка авылында) кымыз эшләү цехлары файдалануга тапшырыла.

1970 еллар уртасына еллык җитештерү (мең т): май — 20, майлы сырлар — 5. Тармак предприятиеләре төрле исемдәге һәм майлылыктагы (30–60%) табигый голланд, пошехон, Кострома, эстон, Россия, сулугуни, чәй сырлары, майсызландырылган, колбаса рәвешендәге һәм эретелгән сырлар җитештерүне үзләштерәләр. 1973 елда каплы продукция чыгару (гомуми күләмнән % ларда): сөт — 29,6, каймак — 27, майлы эремчек — 40 (1965 елда бу күрсәткечләр тиңдәшле рәвештә 16,4; 7,3 һәм 9,2% тан артмый).

1970–1980 елларда предприятиеләрдә ачы сөт продуктлары — резервуар ысулы, эремчекне аерым алым белән җитештерү, оеткыларны стерильләштерелгән сөттән әзерләү, майсызландырылган сөт продукциясе эшләү, пахта һәм сыворотка куллану гамәлгә кертелә. Ассортимент 70 исемгә кадәр үсә (1975). Сөтне дәүләтнең сатып алу һәм эшкәртү күләме 648,3 мең т дан (1970) 1214,5 т га кадәр (1989) арта.

Сөт җитештерү сәнәгате предприятиеләре 1960–1965 елларда — Татарстан ХХСның Ит-сөт җитештерү идарәсе, 1965–1971 елларда — Татарстан сөт әзерләүләр һәм сөт җитештерү сәнәгате республика идарәсе, 1972–1990 елларда — Татарстан сөт җитештерү сәнәгате республика берләшмәсе, 1990–1994 елларда ТР Аграр сәнәгате «Татарстан сөт-аграр сәнәгате» («Татмолагропром») ҖБ карамагында була.

Хәзерге торышы

Икътисади реформалар башлангач, тармак предприятиеләре дәүләт карамагыннан хосусый милеккә күчәләр, акционер җәмгыятьләренә әвереләләр. 1994 елда «Татарстан сөте» холдинг компаниясе» АҖ (2006 елда «ВАМИНСТИТУТатарстан» АҖ итеп үзгәртелә), 1995 елда «Эдельвейс-М» ҖЧҖ оештырыла. 2006–2012 елларда ТРда «ВАМИНСТИТУТатарстан» АҖ эшли. 2013 елдан ҖЧҖ «Просто молоко» ИК эшли башлый. «Просто молоко» АҖ идарәче компаниясе тулы җитештерү цикллы үзенең агрофирмалары, сөт заводлары булган ТРда бердәнбер иң эре сөт эшкәртүче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Аның бүгенге көндә 3 сөт заводы, 6 сөт комбинаты, 15 агрофирмасы, 1 элеваторы, 4 икмәк кабул итү предприятиесе, 1 катнаш азык заводы бар. «Просто молоко» елга 160 мең т аертылмаган сөт продукциясе, 8 мең т ак май, 8 мең т сыр һәм сыр эшләнмәләре җитештерә. «Просто молоко» АҖ идарәче компаниясенә товар әйләнешенең 40% ы, «Эдельвейс-М» ҖЧҖнә 33% ы туры килә (2014). Продукция сату базарына ия булу өчен барган көндәшлек тармакның алга таба үсешенә этәргеч бирә. Эшкәртү өчен чимал башлыча ТР сөт җитештерүчеләреннән, өлешчә чиктәш төбәкләрдән китерелә.

Сөт һәм сыр-май җитештерү сәнәгате 200 гә якын төрдә продукция, шул исәптән 100 дән артык исемдә аертылмаган сөт продуктлары чыгара. 1990–2005 елларда сөт продукциясенең 100 гә якын яңа төрен җитештерү үзләштерелә. Алар арасында — каты сырлар (20 төр), төрле йогуртлар, бифидобактерияләр белән баетылган «Бифидок» кефиры, ряженка, «Бифидум» һәм «Бифилайф» дәвалау ачы сөт продуктлары, диетик һәм майлы эремчек, фторланган һәм йодланган сөт, сөзмә, корт, төрле эчемлекләр, туңдырмалар һ.б.

Тармакта җитештерелүче продукциянең 25 төре (шулар арасында шоколад йөгертелгән эремчек батончыклары, «Голландский», «Гауда» сырлары, катык, каймак, «Пошехонский», «Костромской» сырлары һ.б.) «Россиянең иң яхшы 100 товары» исәбенә кертелә, Бөтенроссия «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе (Мәскәү), Бөтенроссия сырлар сыйфаты конкурс-смотры (Краснодар, Барнаул шәһәрләре), Халыкара «Продэкспо» ярминкәсе (2003, 2004, 2005, 2006, 2014, 2015) медальләре һәм дипломнары белән бүләкләнә. «Просто молоко» АҖ идарәче компаниясе 2015 елда Берлинда узган «Зелёная неделя» күргәзмә-ярминкәсендә 3 алтын медальгә лаек була. Продукция (25% чамасы) РФнең 5 тән артык төбәгенә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Уфа, Ижевск, Пермь) җибәрелә.

Тармак предприятиеләре өчен инженер-техник белгечләрне — Казан технология университеты, Казан механика-технология техникумы һ.б. уку йортлары, эшче кадрларны 49 нчы һөнәр училищесе (Казан) әзерли.

Әдәбият           

Донбулатов М.Ш., Закиров Т.З. Молочная промышленность Татарии. К., 1974;

ОАО «Казанский молочный комбинат»: От прошлого — в будущее. К., 2002;

Ксенофонтов Е.А. ОАО «Чистопольский молочный комбинат» // Молочная пром-сть. 2004. № 6.

Авторлар — К.Ф.Фәсхетдинов, М.Җ.Гаитов