Тарихы

1646 елдан Починок Патрикеев исеме белән билгеле.

Җирле крәстияннәр башта Зөя Троица-Сергий монастырена карыйлар, 1764 елда Икътисад коллегиясе карамагына биреләләр, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керәләр. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1887 елда земство мәктәбе ачыла, берникадәр вакыттан соң ябыла (1890 елда 16 ир бала һәм 3 кыз бала укый). 1908 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе эшли башлый, үз бинасында урнаша (1909 елда – 59 ир бала һәм 34 кыз бала,  1910 елда – 56 ир бала һәм 31 кыз бала, 1912 елда 60 ир бала һәм 27 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1730 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Троица чиркәве приходына карый (Килди авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән –  Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Карагуҗа авылы җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда  Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аңа “Авангард” колхозы (Бычковский поселогы, хәзер юк) керә, 1957 елдан –  авыл  “Приволжский” (Мәйдан авылы) совхозы, 1967 елдан “Коргузинский” совхозы (Карагуҗа авылы) составында, 1982 елдан “Татнефтепроводстрой” трестының “Восход” ярдәмче хуҗалыгы үзәк утары, 2000–2007 елларда “Коргуза” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы “Верхнеуслонская” агрофирмасы”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, китапханә (1957 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында “Патрикеевские молодцы” вокаль дуэты (1997 елдан) һәм “Радуга” балалар театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә табигать истәлеге – Тау наратлыгы (1972 ел) урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.Л.Титов (1962 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары (2013 елдан).

Халык саны

1646 елда – 24,
1782 елда – 102 ир-ат;
1859 елда – 500,
1897 елда – 709,
1908 елда – 850,
1920 елда – 904,
1926 елда – 885,
1938 елда – 641,
1949 елда – 410,
1958 елда – 381,
1970 елда – 300,
1979 елда – 307,
1989 елда – 160,
2002 елда – 159,
2010 елда – 117,
2017 елда – 109 кеше (руслар).