Югары девон чорыннан билгеле. Төньяк ярымшарда киң таралганнар.

Чәчәкле үсемлекләрдән аермалы буларак, орлык яралгысының ачык урнашуы – ачыкорлыклыларның төп үзенчәлеге (исеме шуннан алынган). Чәчәкләре юк. Берничә классны берләштерә; ылыслылар классы аеруча киң таралган. Ылыслыларның барлык төрләре дә диярлек агачлар. Сабакларының аркылы кисемендә юка кабыгы, нык үсеш алган үзагачы һәм тулы үсеш алмаган үзәге аерылып тора. Ачыкорлыклылар үзагачы нигездә трахеидлардан гыйбарәт. Күп төрләренең кабыгында һәм үзагачында сумала, эфир майлары һ.б. матдәләр белән тулган каналлар бар. Ылыслыларның күпчелеге каты яфраклы, энәсыман һәм уңайсыз һава шартларында да коелмый.

ТРда өч семьялыкка кергән үсемлекләр – наратчалар (нарат, чыршы, ак чыршы, карагай), кипарисчалар (артыш) һәм кызылчалар (дала кура җиләге) очрый.

Декоратив үсемлекләр.

Ылыслыларның үзагачы – төзү материалы, кәгазь җитештерү өчен чимал.

Медицинада нарат бөреләре, ак чыршы мае кулланыла.