Биографиясе

1932 елның 16 маенда Самара шәһәрендә туа.

1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтында эшли (Бөгелмә шәһәре).

1958 елдан Казан университетында, молекуляр физика кафедрасы профессоры (1988–1996).

ТР Кулланучылар хокукларын яклау берлеге советы рәисе (1989 дан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре газ янгандагы автотирбәнешләргә карый.

Подымов газ янганда релаксацион автотирбәнешләр күренешен ача һәм тикшерә.

Импульслы камералар — газ катышмасы шартлавы белән идарә ителә торган кысылу дулкыннарын генерацияләүче җайланмалар проектлауның фәнни нигезләрен эшли. Беренче булып ягу җайланмаларының югары темп-ралы зонасында һәм тузанланган газ агымнары кулланыла торган технологияләрдә җылыну өслеген кысылу дулкыннары белән чистарту өчен импульслы камералар куллануны тәкъдим итә.

Уйлап табулары СССР, Һиндстан, Болгариянең кара, төсле металлургия предприятиеләрендә, энергетикада, цемент җитештерүдә гамәлгә кертелә.

Хезмәтләре фән казанышларын популярлаштыруга һәм кулланучылар хокукларына карый.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Пособие по освоению систем релаксационного вибрационного горения. К., 1971 (автордаш);

О механизмах импульсной очистки. К., 1979 (автордаш);

Теория автоматического управления. К., 2008 (автордаш).