Биографиясе

1948 елның 2 мартында Казан шәһәрендә туган.

1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы академиясендә эшли, 1988 елдан физика һәм математика кафедрасы мөдире. 1995 елдан Кампинас (Бразилия), 1997 елдан Эрланген-Нюрнберг (Германия) университетлары профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре алмашынулы-бәйләнешле спин системаларының магнит резонансы теориясенә һәм бер үлчәмле спин системалары динамикасына карый.

Изинг спин системалары өчен магнит резонансы спектры һәм формасы сызыкларын, термостат белән контакт булганда магнитландыру кинетикасы һәм динамикасының алмашыну энергиясен тикшерә. Изинг системаларына гына хас күп кенә үзенчәлекле үзлекләрне ачыклый.

Хезмәтләре

Магнитный резонанс изинговских магнетиков. М., 1982 (автордаш).

Теория магнитного резонанса в модели Изинга // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1974. Т. 66 (автордаш).

Некоторые аспекты динамики обобщённой модели Изинга в поперечном поле // Журнал теоретической и материальной физики. 1984. Т. 58 (автордаш).

Динамика неоднородных возбуждений в одномерных спиновых системах // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1992. Т. 102.