Биографиясе

1795 елның 25 ноябре, Казан — 1862 елның 25 июне, Санкт-Петербург.

Дворяннар нәселеннән.

1810 елдан хәрби хезмәттә.

1812 елгы Ватан сугышында һәм рус армиясенең 1813–1815 еллардагы чит ил яуларында катнаша.

1827–1845 елларда Казан уку-укыту округы попечителе. Мусин-Пушкин эшчәнлеге чорында университет шәһәрчегенең төп корпусларын төзү тәмамлана, Фәнни китапханә эше оештырыла, кафедраларда вазифаларга хезмәткәрләр билгеләнә, Шәрекъ бүлегендә (1828–1842) 5 яңа кафедра ачыла, Казан университетының юридик факультетында камераль бүлек булдырыла (1841). «Император Казан университетының гыйльми язмалары» («Учёные записки Императорского Казанского университета») журналын чыгарырга булыша (1834). Мусин-Пушкин ярдәме белән Казан уку-укыту округында 2 гимназия, 2 дворяннар институты, 20 өяз училищесе, 10 хосусый пансион һ.б. оештырыла; укытучыларның һәм укучыларның саны ике тапкыр арта.

1840–1845 елларда Казан икътисадчылар җәмгыятенең 2 нче бүлеге рәисе.

1845–1852 елларда Петербург уку-укыту округы попечителе, бер үк вакытта, 1847–1856 елларда, Халык мәгарифе министрлыгының цензура комитеты әгъзасы.

1855 елда Казан университетының Шәрекъ бүлеген Петербург университетына күчертә.

Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтының (1828), Казан ватан әдәбиятын сөючеләр җәмгыятенең (1828), Казан университетының (1845) шәрәфле әгъзасы.

1845 елда университетта Мусин-Пушкин исемендәге стипендия булдырыла.

Чыганаклар

Отчёт Казанского учебного округа с 1827 по 1 января 1844 года по управлению тайного советника М.Н.Мусина-Пушкина. К., 1844.

Әдәбият         

Галиуллина Р.Х. Михаил Николаевич Мусин-Пушкин — попечитель Казанского учебного округа: Дис. ... К., 1997;

Казанское дворянство 1785–1917 гг.: Генеал. словарь. К., 2001.

Автор — Р.Х.Галиуллина