Тарихы

Авылга 1722 елга кадәр, XVIII йөзнең беренче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Багряш Курень Малый һәм Николаевский Курень Багряш исемнәре белән дә билгеле.

1861 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык таралган була.

XX йөз башында тегермән (1905 ел), икмәк саклау һәм сату кибете эшли. Авыл Баграж-Никольский авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 293,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә, 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Баграж-Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Долина” колхозы оештырыла. 1957 елда зурайтылган “Заря” колхозы (үзәк – Аргы Ивановка авылында) составына керә. Хәзер “Заря” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 23,
1859 елда – 54,
1870 елда – 69,
1913 елда – 160,
1926 елда – 180,
1938 елда – 162,
1949 елда – 195,
1958 елда – 115,
1970 елда – 70,
1979 елда – 49,
1989 елда – 13,
2002 елда – 6,
2010 елда – 2,
2015 елда – 7 кеше (руслар).