Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай Починок Сутырях, Сутер, Биер исемнре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла) ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 617,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Важашур авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный Сутер” колхозы оештырыла, 1956 елдан – Киров исемендәге колхоз (Важашур авылы), 1963 елдан – “Гигант” колхозы (Пүчинкә-Сутер авылы, соңрак үзәк утары Важашур авылында) (1993 елдан – “Гигант” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Кукмара азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1973 елда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла (бинасы төзелә), 1979 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында “Инвожо” халык фольклор ансамбле (1981 елдан, 1993 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Г.Г.Әхмәтов) һәм төбәк тарихын өйрәнү музее (2009 елдан, оештыручысы – Г.Г.Әхмәтов).

Авылда шулай ук балалар бакчасы (2019 елдан), клуб, китапханә (1929 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (барысы да 2013 елда төзелгән күп функцияле үзәктә), “Өмет” мәчете (2012 елдан), балалар мәйданчыгы (2017 елдан) һәм ике төзекләндерелгән чишмә бар.

Ел саен авылда удмуртларның “Гырон быдтон” бәйрәме уздырыла.

Халык саны

1782 елда – 35 ир-ат;
1859 елда – 220,
1897 елда – 286,
1908 елда – 286,
1920 елда – 314,
1926 елда – 335,
1949 елда – 283,
1958 елда – 235,
1970 елда – 289,
1979 елда – 288,
1989 елда – 234,
2002 елда – 327,
2010 елда – 284,
2017 елда – 280 кеше (удмуртлар – 61%, татарлар – 36%).