Биографиясе

1679 ел, Мәскәү — 1731 елның 18 ноябре, Әстерхан шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

1695 елдан хәрби хезмәттә.

1700–1721 еллардагы Төньяк сугышында катнаша. 1722 елдан лашманнар эшләренә күзәтчелек итә, Казан һәм Әстерхан губерналарында җан исәбен алу буенча 1 нче ревизия нәтиҗәләрен тикшерү белән шөгыльләнә. Җирле халык санын алу вакытында законга каршы кылынган гамәлләрне ача.

1725 елдан Казан, 1726 елдан Әстерхан губернаторы. Губерна халкына һәм калмыкларга карата күзәтчелекне арттырып, башкортларның баш күтәрүен булдырмаска тырыша. Әстерханда үләт чире эпидемиясе чорында (1728), карантин постлары һәм кизүләре оештырып, Идел буенда авыру таралуга чик куя.

Әдәбият          

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов