Үләнчел үсемлекләр, сирәгрәк – лианалар һәм куаклар. 380 ләп ыругы, 3 меңнән артык төре билгеле, бөтен җир шары буйлап таралганнар, әмма күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында үсәләр. ТРда 39 ыругы һәм 80 төре билгеле.

Бер, ике һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Кайбер культуралы үсемлекләренең тамырлары тамыразык рәвешендә. Яфраклары чиратлашкан, бөтен яки телмә, төпчек яфраксыз, гади яки тармак төкчәле. Чәчәкләре сары, ак, аксыл шәмәхә һәм алсу төстә, чукка, сирәгрәк калкансыман, чатырсыман яки башсыман чәчәк төркеменә җыелган. Касә һәм таҗ яфракчыклары 4 әр, алар аркылы-торкылы урнашкан (исеме шуннан), касә яфракчыгы кайвакыт төбенә таба капчыксыман (нектар туплау өчен җайланма) рәвештә. Җимеше – ике якка ачыла торган, күп орлыклы кузак яки кузакча. Кайвакыт җимешләре чикләвексыман, ярылмый торган (мәсәлән, катран төрләренеке).

Күп төрләре – кәбестә, редис, шалкан, торма, керән һәм башка яшелчә буларак үстерелә. Майлы үсемлекләр сыйфатында горчица, рапс, шепкән үрчетелә.

Сарыбаш, йөрәк уты, көтүче сумкасы, ябышкак үлән һәм башкалар дару үләннәре.

Шеббуй, ахшам миләүшәсе – декоратив үсемлекләр.

Күп төрләре баллы (эт какысы, кыргый торма, йөрәк уты), аш тәмләткечләр (горчица, керән); чүп үләннәре (көтүче сумкасы, ярут, чалгычут, сарыбаш).

13 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.